Андрей Перевозчиков

Перевозчиков Андрей Егорович (19081978) — совет инженер-конструкторы һәм сәнәгатне оештыручысы, ССРБ суднолар төзелеш сәнәгате министрлыгының "Айсберг" ЦКБ җитәкчесе һәм баш конструкторы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 1908
Туу урыны Пермь губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1978
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Һөнәр төре инженер-конструктор

Биографиясе үзгәртү

Перевозчиков Андрей Егорович 1908 елның 24 сентябрендә Пермь губернасының Камышлов өязе Ертарск заводы авылында туган.

1934 елдан 1939 елга кадәр Ленинград корабль төзү институтында укый. 1939 елдан 1950 елга кадәр Нева проект-конструкторлык бюросында түбәндәге вазифаларда эшли: 1939 елдан 1946 елга кадәр — конструктор һәм өлкән конструктор, 1946 елдан 1950 елга кадәр — җиһазлар бүлеге начальнигы булып эшли. А. Е. Перевозчиков «Сталинград» авыр крейсерын проектлауда катнаша.

1950 елдан 1955 елга кадәр 17 нчы номерлы Үзәк конструкторлык бюросында, 615, 611 һәм 629 тибындагысы асты кәмәләрен проектлау бүлеге җитәкчесе, баш конструктор урынбасары һәм баш конструктор булып эшли. 1955 елдан 1962 елга кадәр 50-се номерлы Үзәк конструктор бюросы җитәкчесе була, елга хәрби һәм десант кораблары төзүне оештыручы була. 1961 елдан 1962 елга кадәр 14-се Үзәк конструктор бюросының җитәкчесе һәм баш конструкторы була, аның җитәкчелегендә һәм бюро катнашлыгында балык тоту флоты — диңгез граждан суднолары өчен проектлау кебек эшләр башкарыла.

1962 елдан 1978 елга кадәр, уналты ел дәвамында, А. Е. Перевозчиков ССРБ суднолар төзелеш сәнәгате министрлыгының «Айсберг» Үзәк конструктор һәм җитәкчесе була. А. Е. Перевозчиков җитәкчелегендә һәм аның турыдан туры катнашында «Ленин» атом боз ваткычын модернизацияләү эшләре алып барыла, «Арктика» атом боз ваткычын, шулай ук төрле хәрби һәм гражданлык боз ваткыч суднолары һәм су асты кәмәләре өчен йөзү базаларын проектлау һәм төзү эшләре алып барыла.[1].

1966 елның 25 июлендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән Андрей Егорович Перевозчиков Ленин ордены белән бүләкләнә.

1976 елның 7 гыйнварында ССРБ Югары Советы Президиумының "Югары хезмәт уңышлары, тугызынчы биш еллык заданиеләрен вакытыннан алда үтәве, кыйммәтле продукция җитештерү һәм «Арктика» атом боз ваткычы төзелешенә зур өлеш керткәне өчен" Андрей Егорович Перевозчиков Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» мидалы белән бүләкләнә һәм Перевозчиков Андрей Егорович лаек була.

Перевозчиков Андрей Егорович 1978 елның 7 августында вафат була, Комаров зияратында җирләнгән.

Наградалары үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. Судостроение России : биографическая энциклопедия, XIX—XXI вв.: А—Я / Военно-морской флот Российской Федерации, Федеральное агентство по пром-сти, Федеральное агентство морского и речного трансп. ; [сост. Первов М. А.]. - Москва : Столичная энцикл., 2008 г. — 597 с. — ISBN 978-5-903989-01-0

Әдәбият үзгәртү

    • Морской биографический словарь / В. Д. Доценко; Под ред. И. В. Касатонов. - СПб.  : Logos, 1995 г. — 494 с. — ISBN 5-87288-095-2
    • Судостроение России : биографик энциклопедия, XIX—XXI вв.: А—Я / Военно-морской флот Российской Федерации, Федеральное агентство по пром-сти, Федеральное агентство морского и речного трансп.  ; [сост. Первов М. А.]. - Москва : Столичная энцикл., 2008 г. — 597 с. — ISBN 978-5-903989-01-0