Ангуляр блефарит

Викибирелмәләрнең буш элементы

Ангуляр блефаритта кабакларның тышкы бүлекләре зарарлана, шул ук вакытта күзнең латераль һәм медиаль почмагы тиресенең ярылу билгеләнә. Охшаш үзгәрүләр авыр аллергияле конъюнктивит белән авыруларда барлыкка килә ала.

1. Патогенез. Гадәттә чир Moraxella lacunata яки S. aureus йоктырганга үсеш ала, әмма сәбәбе булып башка бактерияләр, сирәк — гади герпес вирусы була ала.

2. Билгеләре

• Еш бер яклы кызару, күз почмагында тире йомшару, кабырчыклар булу хас (рәс.4. 44).

• Папилляр яки фолликуляр конъюнктивит белән бергә булу мөмкин.

3. Дәвалау. Урынлы хлорамфеникол, бацитрацин яки эритромицин маен куллану.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел