Ана даны ордены

(Ана даны (орден) битеннән юнәлтелде)

Ана даны орденыССРБ нең дәүләт бүләге.

Ана даны ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә аналарга
Кем бирә ССРБ Югары Советы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 6 декабрь 1944 (I дәрәҗә - М.С. Аксенова, II дәрәҗә - Е.С. Аввакумова, III дәрәҗә - А.С. Андриевских)
Соңгы бүләкләү 1995 ел
Бүләкләүләр саны 5 534 726
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Каһарман ана ордены
Кечерәк бүләк Ана медале

1944 елның 8 июлендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]

Каһарман ана ордены һәм Ана медале белән бергә кабул ителде. Әлеге бүләкләрнең икенче дәрәҗәдәгесе булып исәпләнә.

I, II, III дәрәҗәләре бар, иң югарысы – I дәрәҗә.

Статут. үзгәртү

Орден белән 7, 8, 9 бала табып үстергән хатын-кызлар бүләкләнә. Орден белән бүләкләнүнең шарты – хатын-кызның соңгы баласына 1 яшь тулу һәм алдарак туган балаларының да исән-сау булуы. Уллыкка (кызлыкка) , тәрбиягә алган балалар да исәпләнә.

  • III дәрәҗә орден – 7 бала тапкан хатын-кызга бирелә.
  • II дәрәҗә орден – 8 бала тапкан хатын-кызга бирелә.
  • I дәрәҗә орден - 9 бала тапкан хатын-кызга бирелә.

Тасвирлама. үзгәртү

Рәссамы –Иван Иван улы Дубасов.

  • I дәрәҗә орден көмештән овал формасында эшләнә. Өстә - җилфердәүче, куе-кызыл эмаль белән капланган байраккка «Ана даны» сүзе һәм дәрәҗәнең саны языла. Байрак астындагы, ак эмаль белән капланган калканның өске өлешендә - кызыл йолдыз, уртасында - алтыннан ССРБ дигән язу, аста урак-чүкеч сурәте. Сул якта роза чәчәкләре белән капланган, бала күтәргән ана сурәте. Орденның аскы ягы алтынсу яфраклар белән каймаланган.
  • II дәрәҗә орденның аермасы – байрак куе зәңгәр төстә, астагы яфракларга алтын йөгертелмәгән.
  • III дәрәҗә орденның аермасы – эмаль дә, алтын да кулланылмаган.

Биеклеге – 36 мм, киңлеге – 24 мм. Авырлыгы – якынча 21 г.

Тарих. үзгәртү

  • 1944 елның 6 декабрендә беренче бүләкләү була. I дәрәҗә орден белән колхозчы М.С. Аксенова, II дәрәҗә орден белән кибетче Е.С. Аввакумова, III дәрәҗә орден белән йорт хуҗабикәсе А.С. Андриевских бүләкләнә.
  • 1995 елның гыйнварына барлык өч дәрәҗә орден белән дә 5 534 726 хатын-кыз бүләкләнгән.

Сылтама үзгәртү

ССРБ орденнары һәм медальләре: http://www.mondvor.narod.ru/

Моны да карагыз үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.