Анатолий Дмитриенко

Анатолий Дмитриенко   (15 февраль 1931 ел — 9 июнь 2006 ел) — архитектор, БАССР-ның атказанган төзүчесе (1979). БАССР Архитекторлар берлеге әгъзасы (1970)[1].

Анатолий Дмитриенко
Туган 15 февраль 1931(1931-02-15)
Бакы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлгән 9 июнь 2006(2006-06-09) (75 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Азәрбайҗан техника университеты[d]
Һөнәре мигъмар

Биографиясе үзгәртү

Анатолий Сергеевич Дмитриенко 1931 елның 15 февралендә Азәрбайҗан ССР-ның Бакs шәһәрендә туа. 1954 елда Азәрбайҗан политехник институтын тәмамлаганнан соң, Бакыда, Новосибирскида һәм Мәскәүдә эшли, 1957 елдан алып Уфада Башсовнархоз төзелеш идарәсенең проект бюросы архитекторы була.

1959-2001 елларда —"Башпромстройпроект" проект институтының баш архитекторы.

1974-1983 елларда — Уфа нефть университетының Архитектура-төзелеш факультеты укытучысы.

Анатолий Сергеевич 2006 елның 9 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Мирасы үзгәртү

1957 елда Башкортстанның Рәсәйгә керүенең 400 еллыгына багышланган арка проектын эшли. Шулай ук Уфадагы Җиңү паркы (1963), Курчак театры (1967), Никах сарае (1976) проектлары авторы.

1973-1983 елларда Ялта шәһәрендә поликлиника биналары, шулай ук «Башкортстан нефтьчесе» пансионаты проектларын эшли. Уфада 1960-1980 елларда Җөмһүрият клиник хастаханәсен, 1965 елда «Төзүче» стадионын 1976 елда — С. Орджоникидзе исемендәге мәдәният сарае алдындагы фонтан белән бергә мәйдан һәм сквер, 1985 елда Тынычлык урамындагы скверны реконструкцияләү проекты авторы.

Аның автордашлыгында 1970 елда «Промсвязь» заводының җитештерү корпусы, 1972 елда — ВАЗ автоүзәге, 1985 елда «Эре панельле йортлар төзү» (хәзер — «КПД» бизнес-үзәге) проектлары эшләнә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

БАССР-ның атказанган төзүчесе (1979).

Искәрмәләр үзгәртү