Челтәрле карталарны макула патологияләрен эзләү һәм күзәтү өчен кулланалар. Бу карталарны кулланып, төбәлү ноктасыннан 20° ка кадәр күрү кырын бәялиләр. (рәс. 1.25).

Амслер челтәре
Сурәт
 Амслер челтәре Викиҗыентыкта

Карталар үзгәртү

7 картаның һәрберсе 10 см квадраттан тора (рәс. 1.26, 1.27).

1 нче карта — иң таралган. Ул кара күренештә югары контрастлы ак челтәрдән гыйбарәт һәм ул 5 мм 400 кечкенә квадратлардан тора. Аңа 1/3 м ераклыктан карасаң, һәр квадрат 1° почмакта булачак.

2 нче карта 1 нче картага охшаган, ләкин анда тагын авыруларга үзәк скотома өчен күренмәгән төбәлү ноктасын сакларга булышучы диагональ сызыклар бар.

3 нче карта 1 нче картага тиң, ләкин ул кызыл квадратлардан тора. Кара өстендә кызыл төс озын дулкынлы колбачыкларны кузгатырга булыша. Бу картаны токсик макулопатия, оптик нейропатия һәм күрү нервының хиазмасы зарарланганда нерв күзәнәкләренең югалуын һәм төсле скотомаларны ачыклау өчен кулланалар.

4 нче карта күп нокталардан тора, аны беренче чиратта скотомаларны метаморфопияләрдән аеру өчен кулланалар.

5 нче карта ятма сызыклардан тора, аны төрле меридианнар буенча метаморфопияләрне ачыклау өчен кулланалар. Картаны укырга кыен булган авыруларны тикшергәндә кулланалар.

6 нчы карта 5 нче картага охшаган, ләкин ак күренешле һәм үзәк сызыклары бер-берсенә якынрак урнашкан, аны җентекләп бәяләү өчен кулланалар.

7 нче карта үзәгендә кечкенәрәк өстәмә челтәр бар, аның һәр квадраты 0,5° почмакта урнаша һәм бу сынауны сизгеррәк итә.

Техникасы үзгәртү

а)  авыру, кирәк булса, күзлеген киеп, бер күзен йома;

б) авыруга үзәк ноктага ачык күз белән карап, челтәрдәге һәр бозылу, тонык өлкәләр яки ак таплар турында хәбәр итәргә кушалар. Макула патологиясе белән авырулар гадәттә сызыкларның дулкынлы булуын билгели.

Оптик нейропатиядә кайбер сызыклар юкка чыга яки төгәлсезләнә, ләкин рәсем бозылмый (рәс.1.28);

в) авырудан ул квадратның барлык 4 ягын һәм почмагын күрәме дип сорыйлар. Күрү өлкәсеннән юкка чыккан почмак яки як (тышкы скотома), мәсәлән, күрү кырының глаукоматоз кимчелеге яки пигментлы ретинит турында аңлата ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.