Амиран Ревишвили

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Амиран Ревишвили(гөрҗ. ამირან შოთას ძე რევიშვილი; 11 февраль 1956 ел) — совет һәм Россия табиб-кардиохирургы, уйлап табучы, галим, медицина фәннәрен оештыручы, профессор. РФА һәм РАМН академигы, РАМН Президиумы әгъзасы, А. В. Вишневский исемендәге хирургия милли медицина тикшеренү үзәге директоры (2015), Россия аритмологлар җәмгыяте президенты[1].

Амиран Ревишвили
Туган телдә исем гөрҗ. ამირან შოთას ძე რევიშვილი
Туган 11 февраль 1956(1956-02-11) (68 яшь)
Мәскәү, СССР
Яшәгән урын Мәскәү
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре кардиолог
Эш бирүче Научный центр сердечно-сосудистой хирургии имени А. Н. Бакулева[d] һәм Вишневски исемендәге хирургия институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1973)
Гыйльми исем: РФА академигы[d] һәм профессор[d]

 Амиран Ревишвили Викиҗыентыкта

ССРБ дәүләт премиясе (1986), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2017) һәм Россия федерациясе хөкүмәте премиясе (2003) лауреаты.

Биографиясе үзгәртү

Амиран Шотаевич Ревишвили 1956 елның 11 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган.

1979 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү медицина институтын, аннары ул уку йортының аспирантурасын тәмамлый.

19821998 елларда А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында эшли: башта өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара, аннары гипербарик оксигенация лабораториясе җитәкчесе була.

1990 елда докторлык диссертациясе яклый. Профессор гыйльми исеменә ия була.

2002 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

2011 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча гамәлдәге әгъзасы итеп сайлана.

2013 елдан — Россия Фәннәр академиясенең физиология һәм фундаменталь медицина бүлеге буенча гамәлдәге әгъзасы[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Дәүләт премиясе лауреаты (1986 ел).
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2003 ел)[3].
  • Ике тапкыр «Призвание» Милли премиясе лауреаты (2007 ел[4]; 2011 ел[5]).
  • Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2017 ел)[6].
  • Мактау ордены[7] (2018 ел).
  • Пирогов ордены[8] (2020 ел).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Если сердце бьется не в такт: Интервью // Санкт-Петербургские ведомости.— 2020. — 3 июня.
  2. Академику Ревишвили Амирану Шотаевичу — 60 лет!
  3. Ревишвили Амиран Шотаевич (К 50-летию со дня рождения)
  4. Лучшие врачи России. www.prizvanie.ru. әлеге чыганактан 2019-05-13 архивланды. 2019-05-13 тикшерелгән.
  5. Лучшие врачи России. www.prizvanie.ru. әлеге чыганактан 2019-05-13 архивланды. 2019-05-13 тикшерелгән.
  6. Кардиохирург Амиран Ревишвили получил госпремию за борьбу с аритмией
  7. Церемония вручения государственных наград (27 июня 2018)
  8. Указ Президента Российской Федерации от 21 июня 2020 года № 407 — С. 61.

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Амирана Шотаевича Ревишвили РФА рәсми сайтында