Альфа интерферон

А интерфероны төрле системалы чирләрдә кулланыла, шулардан Капоши саркомасы, сабыйлыктагы гемангиома, тире меланомасы, метастатик бөер-күзәнәкләре карциномасы, лейкемия, лимфома һәм хроник С гепатиты. Системалы каршы йогынтыларга конституцион симптомнар, нейтропения һәм тромбоцитопения керә. Ретинопатия мамыксыман чыганаклар һәм интраретиналь кан савулар белән сыйфатлана һәм ул кайбер авыруларда, аеруча препаратның зур дозаларын кабул иткәннәрдә үсеш алырга мөмкин. (рәс.22.6). Терапияне туктаткач, гадәттә, чир билгеләренең үзлегеннән юкка чыгуы күзәтелә. Күпчелек очракта фараз яхшы. Азрак таралган каршы йогынтыларга КМШ, күз йөртүче нервының параличы, КНД шешүе һәм ЧҮВ окклюзиясе керә.

Альфа интерферон
Имеет активный ингредиент interferon-alpha[d]
Категория безопасности при беременности US pregnancy category C[d]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.