Альберт Хәбибуллин

Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы (1958 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Баулы) — Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Баулы районының Мактаулы гражданы. 2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Альберт Хәбибуллин
Туган телдә исем Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы
Туган 24 август 1958(1958-08-24) (65 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
,
“Фидакарь хезмәт өчен” медале, “2006 елда авыл хуҗалыгы халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале

Биографиясе үзгәртү

Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы - 1958 елның 2 августында ТАССРның Баулы районы Баулы бистәсендә туган. 1977 елда коммуналь-төзелеш техникумын, 1992 елда «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын, 2000 елда “Икътисад һәм агрария җитештерүенә идарә” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Мактаулы гражданы.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1977 елда-«Башремстрой»трестының ремонт-төзелеш идарәсе мастеры.
  • 1977-1979 елларда-Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
  • 1980-1981 елларда-авыл хуҗалыгы идарәсенең МОКСа өлкән инженеры.
  • 1981-1984 елларда-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мокс начальнигы.
  • 1986-1987 елларда-ТАССРның Баулы районы агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары.
  • 1987-1989 елларда - «Ленагрострой»хуҗалыкара төзелеш оешмасы башлыгы.
  • 1989-1992 елларда-халык депутатларының Баулы район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
  • 1992-2001 елларда-Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгының төзелеш, икътисад, шәһәр буенча урынбасары.
  • 2001-2005 елларда-Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы.
  • 2005 елда-Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы.
  • 2006 елдан 2014 елга кадәр - «Баулы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, советы рәисе.
  • 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2014 елның ноябреннән-Бөтенроссия җирле үзидарә органнарының Татарстан төбәк бүлеге рәисе.
  • 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2019 елның сентябреннән — ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • “Фидакарь хезмәт өчен” медале
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале
  • “2006 елда авыл хуҗалыгы халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале
  • “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү