Алсу Шәрипова (1980)

филология фәннәре докторы

Алсу Шәрипова, Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова (1980 елның 29 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) ― мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре докторы (2023)[1], 2021 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.

Алсу Шәрипова
Туган телдә исем Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова
Туган 29 июнь 1980(1980-06-29) (43 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Таулар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре филолог
Сайт Алсу Шарипова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 29 июнендә [2] Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында укытучы гаиләсендә туган. Балык Бистәсе районы Шомырбаш мәктәбен, [3] Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын (2002), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында аспирантура (2005) тәмамлаган.

2007 елда «Юныс Әминов драматургиясендә әхлак-этика концепциясе» (рус. Морально-этическая концепция в драматургии Юнуса Аминова) темасына кандидатлык (фәнни җитәкчесе ― профессор А. Г. Әхмәдуллин)[4], 2022 елда «XX ― XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» (рус. Татарская драматургия XX ― начала XXI в.: инвариант и его исторические трансформации) темасына докторлык (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)) [5] [6] диссертацияләре яклаган.

2002―2007 елларда ― Казан шәһәренең 6нчы һәм 5нче лицейларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2007―2013 елларда ― Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлегендә баш белгеч, мөдир урынбасары.

2011―2014 елларда Югары икътисад мәктәбе милли-тикшеренү университетында (Мәскәү) магистратурада белем ала.

2013―2017 елларда ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе. [7]

2017―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе.

2021 елдан ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.[2]

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Татар әдәбияты тарихы; әдәбият теориясе; татар драматургиясе.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү