Алпавытын өйдәме

Алпавытын өйдәме? татар халык уены.

Алпавытын өйдәме?
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар парлашып, аллы-артлы басып түгәрәкләнеп тезеләләр. Парларның алда торганнары җиргә утыра, арттагылары басып тора. Бер парсыз кеше кала. Ул бер парга килеп артта басып торганына эндәшә һәм ике арада мондый диалог булып ала:

— Атки-матки самодатки, Алпавытың үдәме?
— Юк.
— Әйдә киттек эзләргә!
— Әйдә.

Шуннан соң аны парсыз уенчы түгәрәк буенча куып китә. Ә ул түгәрәкне әйләнеп чыгып үзенең урынына басарга тырыша. Әгәр куучы аны тотса, алар урыннарын алыштырып куышалар. Килеп баса алса, бу парның алда утырганы артка баса, артка басканы алга утыра. Шул рәвешчә уен дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү