Табиблар билгеләвенчә, планетадагы халыкның өчтән бере чәчләре артык коелудан интегә. Бу хәлгә хатын-кызлар бигрәк тә нык борчыла. Ир-атларның кайберсенә елтыр баш килешеп торса да, аларны да чәч коелу бер дә шатландырмый. Бу язмада бу бәладән ничек котылырга мөмкин икәнен сөйләп китәрбез.

Алопеция
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару миноксидил[d][1]
NCI Thesaurus идентификаторы C50575
 Алопеция Викиҗыентыкта

Чәч коелуның сәбәпләре бик күп. Кайбер очракта бу процессны табигый хәл дип тә карыйлар. Күпмедер дәрәҗәдә чәч коелу организмның сезонлы үзгәрешенә бәйләнгән. Чәч үсешенә стресслы шартлар, психологик кичерешләр дә зур йогынты ясый. Чәч коелу гомумән алганда нормаль күренеш саналган чорларда (яшьләрнең җенси җитлегү чоры, хатын-кызларның йөкле вакыты һәм климакс чорында) артык куркырга, шикләнергә кирәкми.

Ир-атларның пеләшләнүе, җенес бизләрендә эшләнеп чыга торган гормоннар тәэсирендә (андрогеннар алопециясе) генетик рәвештә салынган процесс булып тора һәм 16-17 яшьтән соң теләсә кайсы вакытта башланып китәргә мөмкин. Ә менә патологик пеләшләнүне организмда барлыкка килгән җитди җитешсезлекләр китереп чыгара ала. Мәсәлән, хатын-кыз­ларда чәч коелу бәвел-җенес системасында күзәтелгән патологик үзгә­решләрдән (күкәйлекләр авыруы, балага уза алмау, бөер өсте бизләре проблемалары) була. Гормональ фонның бозылуы да (ир-ат гормон­нарының күп булуы йә ул гормоннарның чәч фолликулларына көчле тәэсир итүе) бик зур роль уйный.

Чәчләр хроник һәм инфекцияле авырулар кичергәндә, төрле токсик агуланулардан соң, дөрес тукланмаганда, калкансыман биз, ашказаны-эчәклек трактында, иммун системасының эшендә үзгәрешләр килеп чыккан вакытларда коела башлый. Чәчләрнең үсүе тоткарлануга кайбер даруларның (бигрәк тә антибиотикларны озак вакыт кабул итү) тискәре тәэсире дә сәбәп була ала.

Чәчләрнең коела башлавын вакытында сизеп алсагыз, бу процессны акрынайтып, хәтта туктатып була. Тик үз белдегең белән генә дәвалана башларга ярамый. Чөнки бу башланган процессны көчәйтергә мөмкин.

Коелу сәбәбен белү өчен, чәч авырулары табибына (трихолог) йә дерматологка күренергә кирәк.

Чәч коелуын киметү өчен, махсус дарулар кабул итеп, баштагы кан тамыр ларына массаж ясау файдалы. Ул болай эшләнә. Башыгызны ике ягыннан 5 да куллар белән тотасыз. Уч төпләрегезнең бар өслеге башка тиеп торырга тиеш. Шул рәвешле бармакларыгызның очлары белән баш тирегезне аз гына урыныннан күчереп-күчереп, массаж ясагыз. Массаж алдыннан кулыгызга шифалы крем йә май сөртергә кирәк. Бу чәчләре коры булган кешеләр өчен бигрәк тә кирәк. Әлеге массаж процедурасын башкарганда, башның кан йөреше көчәеп һәм тонусы күтәрелеп, ул чәчләрнең тизрәк үсүенә китерә.

Чәчләрегезне ешрак тарарга тырышыгыз, таракны массажка белән чиратлаштырыгыз. Тараганнан соң, чәчләрне кулларыгыз белән күпертеп, кабартып җибәрегез. Бу чәчләрегезне, баш тиресен кислород белән бае­тырга һәм чәч тамырларын ныгытырга ярдәм итәчәк.

Составында фитоэстрогеннар булган матдәләр чәч коелуын киметергә ярдәм итә. Бу препаратларның бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы тору үзлеге дә бар. Алар кан йөрешен көчәйтә, һәм ялкынсынуын бетерә, май бизләренең эшен яхшырта. Иң мөһиме — фитоэстрогеннар ир-ат гормоннарының баш тиресенә, чәч тамырлары фолликулларына зыянлы йогынтысына каршы тора.

Чәчләр коелмасын өчен, яз-көз айларында кеше организмына витаминнарның җитәрлек дәрәҗәдә керүе кирәк. Витаминнар составында тимер, цинк, фосфор, кальций булса, тагын да яхшырак. Чәчләр үсү өчен Д витами­нының булуы да мөһим. Аны табиб белән киңәшләшкәч кенә кабул итәргә ярый. Ашауга игътибар итегез. Парда пешерелгән ит, карабодай, солы ярмаларыннан пешерелгән боткаларны ешрак ашагыз. Рационга көн саен яшелчә, җимешләр керергә тиеш. Чәч үсүе өчен кирәк булган компонентлар әстерхан чикләвегендә, грушада, кавында, бөрлегәндә, кара карлыганда, кишердә, мүк җиләгендә күп. Ашаганда 1-2 бал кашыгы сырганак мае да кабарга тырышыгыз. Чәч коелуыннан профилактика чарасы буларак, кефирлы һәм тозлы (диңгез суы йә аш тозы суы да ярый) битлекләр кулланалар. Алоэ, кылыч үлән, имән кайрысы, җир җиләге яфракларыннан ясалган төнәтмәләр дә бик файдалы. Төнәтмә өчен чималны даруханәләрдән табарга була.

Битлекләрне кимендә атнага бер тапкыр ясарга кирәк.

Чәчләрнең яхшы үсүенә һәм ныгуына розмарин мае, җитен орлыклары, шалфей, кычыткан, үлмәс гөл, сары мәтрүшкә төнәтмәләре булыша.

Шулай ук кәбестә согы да файдалы (аны чәч тамырларына ышкыйлар). Бер үк күләмдә алынган шпинат, кәбестә, лимон соклары кушылмасы да яхшы тәэсир итә.

Искәрмәләр үзгәртү