Алмазия Хаҗи кызы Нуриева  (1928 — 2005)– филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы  доценты, тел галиме.

Алмазия Нуриева
Туган 1 сентябрь 1928(1928-09-01)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әгерҗе районы Салагыш авылы
Үлгән 2005(2005)
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе
Гыйльми дәрәҗә: Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы доценты

Биографиясе үзгәртү

Алмазия Хаҗи кызы Нуриева 1928 елның 1 сентя­брендә Татарстанның Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. 1943 елда туган авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1943—1946 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый. Аны тәмамлагач, туган авылына кайтып, башлангыч сыйныфлар­да балалар укыта.

1948—1953 елларда Казан дәүләт университетында бе­лем ала. 1953—1956 елларда аспирантура тәмамлый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1956— 1958 елларда «Совет мәктәбе» журналы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли. 1961 елда «Татар телендә фигыльнең заман белән төрләнеше» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.

1958—1961 елларда ТР Мәгариф министрлыгының дәреслек­ләр бүлегендә җитәкче;

1961—1967 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгы Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиа­лында өлкән гыйльми хезмәткәр;

1967—1984 елларда Казан дәүләт университетыың татар теле кафедрасында доцент булып эшли. Ул студентларга татар диалектологиясе, татар теленең та­рихи грамматикасы фәннәрен укыта.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Алмазия Хаҗиевна – күп кенә дәреслекләр авторы. Аның «Мәгариф» нәшриятында түбәндәге дәреслекләре басылды: Татар теле. 2 нче сыйныф. – 1995; 2000;

Татар теле. 3 нче сыйныф. – 1995; 1999;

Татар теле. 3 нче сыйныф. (автордашлыкта)

Татар теле. 2 нче сыйныф. – 1994; 1998;

Татар теле. 5 нче сыйныф. – 1996; 2001. (автордашлыкта);

Татар теле. 2 нче сыйныф. – 2002.

Нуриева А.Х. – татар теле белеменең төрле өлкәләрендә бәрәкәтле фәнни мирас калдырган күренекле галим. Аның татар әдәби теле тарихын өйрәнү, орфографияне камилләштерү, фәнни терминология нигезләрен эшкәртү, татар теленең лексик байлыгын, морфологик һәм синтаксик төзелешен тикшерүгә һәм методика өлкәләренә караган хезмәтләре бар. А. Нуриева тарафыннан татар теленең орфография сүзлеге төзелә.

Гасырлар буена дәвам итеп килгән иске татар телендә язылган әсәрләрне, аларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү, әдәби тел тарихын тикшерү фәндә һәрвакыт алгы планда булды һәм бүген дә актуальлеген югалтмый. А.Х. Нуриеваның да бу өлкәдәге хезмәтләре игътибарга лаек.

1975 елда галимәнең «Татар теле тарихыннан материаллар. Лексикология, морфология»  хезмәте басыла.

Бүләкләре үзгәртү

  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы» медале
  • Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы
  • «Хезмәт ветераны» (1998).
  • Каюм Насыйри премиясе

Гыйльми исемнәре, дәрәҗәләре үзгәртү

  • Филология фәннәре кандидаты;
  • Доцент;

Файдаланган әдәбият үзгәртү

1. Бәширова И.Б. Х1Х гасыр ахыры-ХХ йөз башы татар әдәби теле: жанр стильләре, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык. – Казан, 2008. – 340 б.

2. Казанская лингвистическая школа: Книга первая: Казанская тюркская лингвистическая школа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 424 с.

3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. Лексикология, морфология. Студентлар өчен кулланма. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1975. – 97 б.

4. Нуриева А.Х. Татар теленең лексикасында угыз, кыпчак элементларын билгеләүгә карата // Исследования по татарскому языку. – Казань, 1977. – С. 115-127.

5.Татар теле.10-11нче сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Зәкиев М.З., Максимов Н.В.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2016

6. Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр – XX йөз башы) / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадыйрова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – 696 б.[[Төркем:РСФСРның Халык мәгарифе отличниклары]