Али Акбаш

төрек шагыйре

Али Акбаш (төр. Ali Akbaş, 1942 елның 25 феврале, Төркия, Каһраманмараш иле, Әлбистан районы, Мараба) — төрек шагыйре, журналист, 2006 елдан Әнкарада (Төркия) төрек телендә нәшер ителүче айлык әдәби «Кардәш каләмнәр» журналының баш мөхәррире. «Елның иң яхшы балалар шагыйре» (1991, Төркия Язучылар берлеге), «Төрки дөньяның ел язучысы» (2011), Бәхтияр Ваһабзадә исемендәге халыкара премия лауреаты (2012). Төркия Язучылар берлеге әгъзасы. Ауразия Язучылар Берлеге вице-президенты.

Али Акбаш
төр. Ali Akbaş

Тугач бирелгән исеме: Али Акбаш
Туу датасы: 25 февраль 1942(1942-02-25) (82 яшь)
Туу урыны: Төркия, Каһраманмараш иле, Әлбистан районы, Мараба
Ватандашлык: Төркия Төркия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү еллары: 1960 – х. в.
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Жанр: поэма, шигырь, пьеса
Иҗат итү теле: төрек
Дебют: 1960, «Koşma»
Премияләр: Бәхтияр Ваһабзадә исемендәге халыкара премия
Магҗан Җомабаев исемендәге премия

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1942 елның 25 февралендә[1] (вариант: 4 сентябрендә) Көньяк-көнчыгыш Төркиянең Каһраманмараш иле үзәге Каһраманмараш(рус.) шәһәренә бәйле Әлбистан районы(төр.) Мараба (Чатова, Çatova) авылында туган. Туган авылында башлангыч, Әлбистанда урта мәктәпне, Каһраманмарашта лицей, Истанбул университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Әлбистан, Чайели, Адана ир балалар лицейларында төрек әдәбиятыннан укыта, 1973—1979 елларда Әнкарада Гази укытучылар институтында мөдир ярдәмчесе вазифасында була. 1979—1982 елларда FRTEM (Film Radyo ve Televizyonla Eğitim Merkezi) радиотапшырулар алып барган. 1983 елда Әнкарада Һаҗәттәпә университетының әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлегенә фәнни хезмәткәр итеп алынган. 1985 елда биредә тел буенча магистратура тәмамлаганнан соң (магистратура диссертациясе темасы: «Yapalak-Ekinözü Ağızları»), ул төрек телен укытуга күчә һәм 25 ел «төрек теле» белгечлеге буенча студентларга белем биреп, 1996 елда пенсиягә чыккан[2]. 1999—2000 елларда Казакъстанда Әхмәт Ясәви университетында(ингл.) укыткан. Ауразия Язучылар Берлеге вице-президенты булып тора.

Иҗаты үзгәртү

«Балама»

Сине миңа әнкәң бүләк итте,
Үскәчтен син барсын да аңларсың,
Балам!

Сөенечле итте Тәңрем безне,
Тик кулыбыздан кире алмасын,
Балам!

Күз тимәсен, зәңгәр мәрҗән тагыйк,
Бөти тагыйк та, төтен чыгарыйк,
Балам!

Мин – зур чинар, син бер ботагым бит,
Нәсел агачыбызны сугарыйк,
Балам!

Зәңгәр атласка биләсен әнкәң,
Матур әкият сөйләсен әнкәң,
Балам!..

Үскәч байракка бер сап булырсың,
Гаскәргә бер юлбашчы булырсың,
Балам!

Сугыш килмәсен, әгәр килсә, син –
Чын төрек – батырлык кылырсың,
Балам!
Али Акбаш
Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе

Мәктәп елларыннан иҗат белән шөгыльләнә, күп шигъри бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Беренче әсәрләре 1960 елда «Koşma», «Engizek» газеталарында басылып чыга. Шигыре үзе тәмамлаган Каһраманмараш лицее маршы итеп таныла. 1991 елда Төркия Язучылар берлеге тарафыннан «Кошлар табыны» (Kuş Sofrası) дигән китабы өчен «балалар әдәбияты» номинациясендә «Елның иң яхшы шагыйре» дип табыла. 1991—1993 елларда Истанбулда һәм Алматыда (Казакъстан) (Магҗан Җомабаев исемендәге премия), 2004 елда Косовода әдәби премияләргә лаек була. 2011 елда Төньяк Кипрда узган Төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессында «Төрки дөньяның ел язучысы» исеме бирелә.

2005 елда Италиянең Венеция шәһәрендә узган LVII Шигырь биенналесында, 2007 елда XX Мәскәү китап ярминкәсендә Төркия вәкиле булган. 2012 елда Бакыда Бәхтияр Ваһабзадә исемендәге халыкара премия тапшырылган[3].

Шагыйрь олылар өчен дә, балалар өчен дә яза. Шигырләре үзенчәлекле, аларны бер генә агымга кертеп карап булмый. Төрек классик әдәбиятын да, чордашлары шигъриятен дә яхшы белә. Балалар өчен язган «Кызлар өчен өй» (төр. Kız Evi Naz Evi) пьесасы бар. 2000 елда «Кошлар табыны» шигырләр китабы македон теленә, 2012 елда кайбер шигырьләре Роберт Миңнуллин тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән.


  Яртылаш фәлсәфәче, яртылаш сабый күңелле шагыйрь, бар нәрсәне көтелмәгән хәлдә күрә, укучысына бөтенләй башка бер дөнья бүләк итә белә. Аның әсәрләрендә, бер яктан, классик шигърияткә хас саллылык булса, икенче яктан, балачакка гына хас булган бер сафлык бар. Шагыйрь, барыннан да бигрәк, сабыйлык тойгыларын саклап кала белгән. Аның шигырьләре бөтен төрки дөньяга хас фольклор мотивларына да ифрат бай
Чулпан Зариф, галимә, шагыйрә
 

Китаплары үзгәртү

  • Masal Çağı (шигырьләр, 1982, Әнкара)
  • Kuş Sofrası (балалар өчен шигырьләр, 1991, Әнкара)
  • Gökte Ay Portakaldır (әкият, 1993, Әнкара)

Журналист үзгәртү

 
«Кардәш каләмнәр» журналының Магҗан Җомабаевка багышланган саны (2018, март)

Шагыйрь Төркиядә каләмдәшләре белән бергә «Диван», «Догуш Әдәбият», «Канат» журналларын чыгара. Ауразия язучылар берлеге эшендә актив катнашып, төрки дөнья әдәбиятын яктыртучы «Кардәш каләмнәр» (төр. «Kardeş Kalemler» Dergisi) журналын чыгара. Журналның 2010 елның ноябрь саны татар әдәбияты классигы, БАССР халык шагыйре Мәҗит Гафурига[4], 2016 елның апрель ае саны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган[5].

Тукай үзгәртү

«Кардәш каләмнәр» журналының 2016 елның апрель ае санында баш мөхәррир буларак, Али Акбашның Габдулла Тукай турында кереш сүзе, үзенең «Тукай» дигән шигыре, аның тәрҗемәсендә Тукайның «Шүрәле» поэмасы, «Туган тел», «Тартар кошы сайрый (яки татарский марш)», «Бер рәсем каршында», «Мужик йокысы», «Шагыйрь» шигырьләре урын алган.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Masal Çağı
ALİ AKBAŞ ŞİİRLERİ

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ali-AKBAŞ
  2. Ali Akbaş Biyografisi. turkcesozlukler.com(төр.)
  3. Ali Akbaş. timeturk.com 30.12.2017(төр.)
  4. Әхәт Салихов. Очередной номер турецкого журнала «Кардеш калемлер» посвящен юбилею народного поэта Башкортостана Мажита Гафури. ИА «Башинформ», 2.12.2010 (рус.)
  5. Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты (рус.)(тат.)(төр.)