Алинә Кәримова

җырчы (Казан, Татарстан, Россия)

Алинә Кәримова, Алинә Юрий кызы Кәримова (кыз фамилиясе Прокофьева, 1992 елның 14 марты, РФ, Татарстан, Түбән Кама) ― җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы (2017 елдан, ире Азат Кәримов белән бергә).

Алинә Кәримова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Алинә Юрий кызы Кәримова

Туу көне

14 март 1992(1992-03-14) (31 яшь)

Туу урыны

РФ, Татарстан, Түбән Кама

Эшчәнлек еллары

2009―х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

ТНВ

vk.com/id86489434

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1992 елның 14 мартында Түбән Кама шәһәрендә туган. 2000 елда гаиләсе белән Сарман районы Сарайлы авылына күченә. Сарайлы тугызеллык мәктәбен, Сарман сәнгать мәктәбен (укытучылары Гөлназ Гөлүс кызы, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) тәмамлаган. Җырларга әбисе этәргән. Бала чакта җырларга яратмаса да, әкренләп сәхнәгә тартылган, авыл клубында җырлаган. «Энҗе бөртекләре» районкүләм җыр конкурсында сәләтен күрсәтә. Бер-бер артлы «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә», Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова исемендәге һ. б. бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек була.

2009 елда «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеме (Гран-при) ала. Әлеге конкурс аңа Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә юллама бирә (РФ атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классында укый) [1]

«Керәшен чибәре ― 2009» титулы иясе.

2010 елда «Дуслык моңы» төбәкара җыр конкурсында (Нефтекамск) 2нче дәрәҗә лауреат була (Азат Кәримов ― 1нче дәрәҗә лауреат).

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алган (Клара Хәйретдинова классы).

2017 елның сентябреннән ире Азат Кәримов белән бергә ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып бара.

2021 елда «Яңа татар җыры» фестивале проектында Азат Кәримов белән «Яратып йөрим сине» җырын (авторлары Фәрит Хатыйпов, Дамир Гарифуллин) башкарып, «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 3нче урынны алалар, 100 мең сум премия белән бүләкләнәләр[2].

Җырчының репертуарында күбесенчә ретро җырлар.

Гаиләсе үзгәртү

Ире Азат Кәримов (30.05.1990, Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган), җырчы, педагог, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы. 2013 елда никах укытканнар, 2014 елда рәсми рәвештә өйләнешкәннәр, туйлары Чаллыда үткән. Казанга якын Шәмсир (Самосырово) бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Кызлары Азалина (Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган, мәгънәсе «гүзәл чәчәк»), Гөлмәрьям (туган көне 29.04.2018)[3].

Әдәбият үзгәртү

  • Прокофьева-Кәримова Алисә Юрьевна. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 319нчы бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  • Альбина Гайнуллина. Алинә Кәримова: «Шайтаннарым бер тузса, әйтәсемне әйтми туктамыйм». «Акчарлак», 2021 ел, 28 июль, 9, 13нче бит.
  • Лилия Йосыпова. Алинә һәм Азат Кәримовлар белән интервью. «Ирек мәйданы», 03.04.2017

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү