Алеут утраулары
Алеут утраулары (рус. Алеутские острова, ингл. Aleutian Islands) — Тын океанның төньякгында, Әләскә ярымутравыннан көньякка 1740 километрга дуга шәкелендә сузылган архипелаг. АКШның Әләскә штатына карый. Утрауларда АКШ хәрби базалар бар.
Алеут утраулары ингл. Aleutian Islands | |
Акватория | Тын океан |
Утраулар саны | 110 |
Иң эре утрау | Унимак |
Гомуми мәйдан | 37 800 км² |
Иң биек ноктасы | 2857 м |
Ил | АКШ |
Беренче дәрәҗә АБ | Әләскә |
Халык саны | 8162 кеше |
Халык тыгызлыгы | 0,216 кеше/км² |
Алеут утраулары Викиҗыентыкта |
География үзгәртү
110 утрау һәм күп кыялардан гыйбарәт. Беринг диңгезен көньяктан урап тора. Мәйданы — 37,8 мең км². Халык саны 8 162 кеше (2000). 25 гамәлдәге янартау бар, шуларның иң биеге — Шишалдин янартавы (2860 м). Җир тетрәүләр еш булалар.
Климат үзгәртү
Климаты — субарктик океан, кыш җылы, дымлы, көчле җилләр исәләр. Кар күп ява. Тау түбәләрен һәрвакыт кар каплап тора. Җәй салкынча, томаннар еш була. Иң суык ай — февральның уртача температурасы —1,4°, кайвакыт —10, 15° кадәр суык була. Августның уртача температурасы +11,9°. Еллык явымнар саны — 1500 мм.
Үсемлекләр — нигездә үләннәр һәм куаклыклар; туфраклары субполяр, кәсле-торфлы һәм таулы-тундра.
Энг йирик аҳоли пункти — Адак. Аҳолиси балиқ, денгиз ҳайвонларини овлаш б-н шуғулланади.
Тарих үзгәртү
Алеут утраулары 18 гасыр уртасында Россия империясенә кушылган. 1867 елда Александр II Алеут утрауларын Әләскә белән бергә АКШка сатып җибәргән. 1942 елда утрауларның көнбатыш өлеше японнар тарафыннан басып алынган; 1943 елда аны американ-канад десанты бәреп чыгарган.
-
Уналаска утравында
-
Атка утравында
Тышкы сылтамалар үзгәртү
- Алеут утраулары 2012 елның 3 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Bergsland, K. (1994). Aleut Dictionary. Fairbanks: Alaska Native Language Center.