Алексей Фаворский (1873)

 

Алексей Фаворский
Туган 10 февраль 1873(1873-02-10)
Седлистое[d], Икряное районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР
Үлгән 17 февраль 1930(1930-02-17) (57 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре невропатолог
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Алексей Фаворский ( 1873 ел, 10 февраль - 1930 ел,17 февраль ) - совет галиме, невропатолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан университетының медицина факультеты деканы.

Биография үзгәртү

Алексей Васильевич Фаворский 1873 елның 10 февралендә Әстерхан губернасының Әстерхан өязе Седлистое авылында туган.

1896 елда ул Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. Л.О. Даркшевич җитәкчеләгән клиникада штаттан тыш ординатор булып эшли башлады. Г. Оппенгейм, М. Бильшовский, О. Фогт, Ж.Бабинский клиникаларында һәм И.И Мечников лабораториясендә өч ел чит илдә командировкада була.

1907 елдан Казан университетында укыта башлый, анатомия һәм нерв системасы физиологиясе буенча приват-доцент курсы алып бара [1] .

1910 елда стажировка үтә һәм Альцгеймер (А. Альцгеймер) лабораториясендә белемнәрен камилләштерә.

1912 елда Казан университетының нерв авырулары клиникасы лабораториясе мөдире итеп билгеләнә.

1915-1917 елларда берничә госпиталь мөдире булып эшли, качаклар Медицина комитеты рәисе була.

1918 елда Казан университетының нерв авырулары кафедрасында профессор була.

1926 елда университетның нерв авырулары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта Казан университетының медицина факультеты деканы булып эшли. Казанда Югары хатын-кызлар курсларын оештыруда актив катнаша [2] .

Гистопатология проблемаларына һәм нерв системасы клиникасына багышланган 30гә якын фәнни хезмәт авторы.

Медицина җәмгыятенең актив әгъзасы. Ул Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте рәисе, Казан университетының табиблар җәмгыяте секретаре була [3] .

Ул 1930 елның 17 февралендә Казанда үлә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәтләре, монографияләре:

    • Фаворский А.В. К учению об остром ртутном полиневрите, Казань, 1899;
    • Фаворский А.В. Материалы к вопросу о патолого-анатомическом изменении спинного мозга при сдавлении его, Казань, 1901;
    • Фаворский А.В. Прогресс в учении об анатомии и патологии нервной клетки, Казанск. медицинский журнал, т. 2, № 3, 1902, С. 159;
    • Фаворский А.В. Действие ботулического токсина на низших позвоночных в связи с изменениями нервной системы их, Казань, 1909.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Ворошилов В.К. Профессор Алексей Васильевич Фаворский, Казанск. медицинский журнал, № 6-7, 1927, C. 607;
    • Юдин Т. Памяти Алексея Васильевича Фаворского, медицинский журнал, № 2, 1930, C. 119.
    • Исмагилов М.Ф., Ямалеева Г.Р., Кадырова Л.М. Жизненный и творческий путь профессора А.В.Фаворского // Неврологический вестник. 1995. Том 27, выпуск 3/4.

Сылтамалар үзгәртү