Алексей Юрьевич Русских (1968 елның 17 июле, Ижау) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 4 октябреннән Ульяновск өлкәсе губернаторы[1][2]. Икътисад фәннәре кандидаты (2002).

Алексей Русских
Туган 17 июль 1968(1968-07-17) (55 яшь)
Ижау, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, РФ Дәүләт думасы депутаты, Губернатор Ульяновской области
Сәяси фирка Русия Федерациясе коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Алексей Русских Викиҗыентыкта

2018 елның 17 сентябреннән 2021 елның 8 апреленә кадәр Россия Федерациясе сенаторы — Мәскәү өлкәсе дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил. V—VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты (2007—2018).

2009 елның 2 июлендә Ярославль өлкәсенең Пошехонье районының Мактаулы гражданины исеме бирелә[3].

«Төзелештә экспертиза оешмаларының милли берләшмәсе» (НОЭКС) коммерцияле булмаган партнёрлык советы әгъзасы.

Тормыш юлы үзгәртү

Алексей Русских 1968 елның 17 июлендә Ижауда (Удмуртия) инженерлар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. 1991 елда «инженер-электромеханик» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының машина төзелеше факультетын кызыл диплом белән тәмамлый.

Карьера үзгәртү

1992—2002 елларда төрле предприятиеләрдә җитәкче урыннарда, шул исәптән «Эстар» компанияләр төркеменә керүче Кузьмин исемендәге Новосибирск металлургия комбинатының тәэмин итү һәм сату буенча директор урынбасары вазыйфасында эшли.

2002 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты (диссертация темасы: «Россия предприятиеләренең чит илләрдәге инвестицияләре»).

2007 елга кадәр яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмаларны гамәлгә кертү буенча Мәскәү өлкәсенең «Дорпрогресс» Дәүләт унитар предприятиесенең («Дорпрогресс» ДУП) икътисад һәм финанслар буенча директоры булып эшләгән, ул Мәскәү өлкәсенең «Мәскәү өлкәсенең „Мосавтодор“ автомобиль юллары идарәсе» ДКУ карамагында булган. Предприятие Серпухов районының Пролетарский бистәсендә урнашкан. Генераль директор булып Дмитрий Валентинович Филиппов эшләгән.

Дәүләт Думасы депутаты үзгәртү

V чакырылыш (2007—2011)

Русских 2003 елдан «КПРФ Мәскәү өлкәсе бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә башлый»[4].

2007 елның көзендә V чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнгән. Сайлаулар пропорциональ система буенча узган. Алексей Русских КПРФ исемлегенә кертелгән, Мәскәү өлкәсенең 5 нче номерлы төбәк төркемендә Владимир Кашин, Николай Васильев, Сергей Собко, Валентина Куликовтан соң барган. Сайлау нәтиҗәләре буенча КПРФ 57 урын алган. Депутат мандатын Алексей Русскихка, парламентта урыннан баш тарткан, КПРФның Мәскәү өлкә бүлеге башлыгы Николай Васильев тапшырган[5]. V чакырылыш Дәүләт Думасында КПРФ фракциясенә кергән.

2008 елның ноябрендә КПРФ ҮК әгъзасы итеп сайлана[6].

VI чакырылыш (2011—2016)

2011 елның көзендә VI чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнә. Сайлаулар пропорциональ система буенча узган, депутатлар беренче тапкыр 5 елга сайланган. Алексей Русских КПРФ исемлегенә кертелгән, ул Николай Васильевтан соң Мәскәү өлкәсенең 2 нче төбәк төркемендә барган. 2011 елның 4 декабрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча КПРФ 92 мандат алган. 2011 елның 21 декабрендә Русских кабат Дәүләт Думасы депутаты мандатын ала. Дәүләт Думасында җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш буенча комитетны җитәкли.

VII чакырылыш (2016—2018)

VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 2016 елның 18 сентябренә билгеләнгән һәм катнаш система буенча узган. Русских бер үк вакытта КПРФ исемлеге составында (Мәскәү өлкәсенең 27 нче номерлы төбәк төркемендә, Николай Васильевтан соң, 2 нче номер астында барган) һәм Мәскәү өлкәсенең 120 нче номерлы «Красногорский» сайлау округы буенча тәкъдим ителә. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча КПРФ 42 мандат ала, аларның берсе 27 нче номерлы төркеменә тапшырыла. Николай Васильев мандаттан баш тарта һәм ул Алексей Русскихка тапшырыла[7]. Красногорск (Мәскәү өлкәсе) 120 нче номерлы бер мандатлы сайлау округында «Бердәм Россия» вәкиле М. Л. Шаккумга оттырып, икенче урынны ала[8].

VII чакырылыш Дәүләт Думасында транспорт һәм төзелеш комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

Федерация Советында үзгәртү

2018 елның 17 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Губернаторы итеп икенче срокка сайланган Андрей Воробьев Алексей РусскихныФедерация Советы әгъзасы — Мәскәү өлкәсе хөкүмәте вәкиле (дәүләт хакимияте башкарма органы) итеп билгеләгән[9][10]. Ул бу вазыйфада «Бердәм Россия» әгъзасы Юрий Липатовны алыштырган. Шул ук вакытта Русских Дәүләт Думасы депутаты мандатын тапшырган, ул VI чакырылыш Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Михаил Авдеевка күчкән.

Федерация Советында икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкарган.

Ульяновск өлкәсе губернаторы үзгәртү

2021 елның 8 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Алексей Русскихын Ульяновск өлкәсе губернаторы итеп сайланган зат вазыйфасына керешкәнче, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[11][12]. 2021 елның 19 сентябрендә Ульяновск өлкәсе губернаторын сайлауда җиңә[13]. 2021 елның 4 октябрендә Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасына рәсми рәвештә керә.

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Ольга. Ике баласы (Артём һәм Татьяна) һәм ике оныгы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алексей Русских назначен временно исполняющим обязанности Губернатора Ульяновской области.
  2. Вступил... Губернатора Русских привели к присяге / Новостной портал Ульяновска / 73online.ru.
  3. Пошехонский район. Почетные граждане
  4. Автобиография 2021 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. // Персональный сайт Алексея Русских
  5. Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации. О передаче вакантных мандатов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации пятого созыва зарегистрированным кандидатам из федерального списка кандидатов, выдвинутого Политической партией «Коммунистическая партия Российской Федерации». 13 декабря 2007
  6. На XIII съезде КПРФ избран новый Центральный комитет партии // kprfnsk.ru, 1 декабря 2008
  7. Сведения о проводящихся выборах и референдумах, archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2022-05-27 
  8. Сведения о проводящихся выборах и референдумах, archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2022-05-27 
  9. Структура.
  10. Депутат Госдумы Алексей Русских стал сенатором от Подмосковья, РИА Новости (2018-09-17). 26 сентябрь 2018 тикшерелде.
  11. Путин назначил сенатора Русских врио губернатора Ульяновской области.
  12. Путин назначил нового главу Ульяновской области.
  13. На выборах губернатора Ульяновской области победил Алексей Русских.

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре