Алексей Морозов — Россиянең атказанган спорт остасы, хоккейчы.

Алексей Морозов
Туган телдә исем Морозов, Алексей Алексеевич
Туган 15 февраль 1977(1977-02-15) (47 яшь)
Мәскәү
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре хоккейчы
Спорт такымы әгъзасы Питтсбург Пингвинз[d], Крылья Советов[d], Ак Барс һәм ЦСКА

 Алексей Морозов Викиҗыентыкта

Алексей Морозов хоккей өлкәсендә тәүге адымнарын Мәскәүнең «Крылья Советов» командасында ясый. Бу команда өчен беренче матчларын ул 1993-1994 еллар сезонында уздыра. Киләсе Россия чемпионатында исә яшь форвард, 48 матчта 15 шайба кертеп, үз-үзен таныта. Тагын берничә елын Россиядә уздырганнан соң, Морозов 1997 елда Төньяк Америкага күчеп китә.

Беренче сезонда ук ул, «Питтсбург Пингвинз» (Питтсбург) өчен 26 очко (13+13) җыеп, МХЛның (Милли хоккей лигасының) яңа уенчылары символик җыелма командасына керә. Шунысы кызык: Алексей МХЛдагы карьерасын легендар хоккейчы Марио Лемье кебек башлап җибәрә. Беренче шайбасын беренче матчның беренче сменасында беренче сугуы белән үк кертә.

«Питтсбург» командасында үткәрелгән җиде сезон эчендә һөҗүмче 451 матчта уйный, 84 шайба кертә һәм 219 очко җыя. Төньяк Америкада Морозовка, «Нью-Джерси» командасы белән матчларда уңышлы уйнаганы өчен, «Тhе Devil Killer» («иблисне үтерүче», «иблистәй үтерүче») дигән кушамат тагалар.

МХЛда (Милли хоккей лигасы) локаут булганда, хоккеист «Ак Барс» командасы өчен чыгыш ясый башлый, бу вакытта командага МХЛдан күп кенә йолдызлар килә. Составлары көчле булуга карамастан, казанлылар чемпион була алмый. Морозов «Ак Барс»та калырга карар кыла, һәм 2005-2006 еллар сезонында инде команда алтын медальләр яулый. Даими чемпионатта Морозов иң күп (23) шайба кертүче була. Алексей плей-оффта иң яхшы уенчы булып таныла. Аның исәбендә 13 уенда 26 очко (13+13). 2005-2006 еллар сезоны тәмамланганнан соң, ул Казан клубы белән янә өч елга контракт төзи.

Алексей Морозов Россия президенты Дмитрий Медведевка җыелма команда исеменнән бүләк ясый, 2008 ел

2007 елның гыйнварында «Ак Барс» командасы Европа чемпионнары кубогын яулый, Морозов турнирның иң яхшы форварды һәм алыштыргысыз уенчысы дип табыла. 2006-2007 еллар сезонында һөҗүмче, 83 очко (34+49) җыеп, Россия суперлигасында рекорд куя.

2006 елгы дөнья чемпионатында Алексей, 7 матчта 8 шайба кертеп, турнирның иң яхшы снайперы булып таныла.

Россия чемпионатының 2007-2008 еллар сезонында ул 30 шайба кертә һәм 33 гол передачасы ясый, ләкин «Ак Барс» бу юлы бары ярымфиналга гына барып җитә.

2009 елда финалның җиденче матчында Морозов чын капитаннарча бердәнбер, ләкин хәлиткеч шайба кертә, һәм Казан «Ак Барс»ы Россия хоккее тарихында беренчеләрдән булып Гагарин кубогын яулый.

2009 елгы дөнья чемпионатында Алексей шулай ук җыелма команданың капитаны була һәм команданы алтын медальләргә алып килә.

Алексей Морозов — Олимпия уеннарының көмеш призеры (1998), Россия чемпионы (2005-2006), Россия чемпионатының көмеш призеры (2006-2007), дөнья чемпионатының бронза призеры (2007), дөнья чемпионы (2008, 2009), Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү