Алексеевск аграр көллияте

Алексеевск аграр көллияте, «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Алексеевский аграрный колледж) — Татарстанның Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә (1965 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2]. «Татарстанның элиталы орлыклары» (рус. Элитные семена Татарстана) берлегенә керә[3].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[4].
Директор (2017 елдан) — Александр Алексей улы Солдатов.
Көллиятнең күзәтү шурасы рәисе — Айрат Хәйруллин, «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ җитәкчесе, IV-VI чакырылышлар РФ Дәүләт Думасы депутаты[5][6]

Алексеевск аграр көллияте
Нигезләү елы 1979
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Алексеевское
Адрес 422900 ТР Алексеевское Төньяк ур., 8нче йорт.
Сайт http://agro-college.ucoz.ru
Көллият бинасы
Көллиятнең иске бинасы

Филиаллары үзгәртү

Филиал җитәкчесе — Замир Йосыф улы Зарипов.

Филиал җитәкчесе — Рәис Ринат улы Хәсәнов[7].

Тарих үзгәртү

1976 елда Алексеевское бистәсендә 4нче Лаеш һөнәри-техник училещесынең (ПТУ-4) филиалы ачыла. Беренче директоры — Дамир Салих улы Мөхетдинов.

1979 елда мөстәкыйль 31нче авыл урта һөнәри-техник училещесы (ССПТУ-31) ачыла.

1984 елда 97нче һөнәри-техник укуханә (СПТУ-97) итеп үзгәртелә. 1989 елда 300 урынлык яңа уку корпусы, 150 урынлык тулай торак сафка баса.

1994 елдан 97нче һөнәри укуханә (ПУ-97). 1998 елда көллият музее оештырыла.

1999 елда 97нче һөнәри укуханә 97нче һөнәри лицей (ПЛ-97) итеп үзгәртелә.

2007 елдан Алексеевское аграр көллияте. Шул ук елны көллияткә Әлки районынының 95нче Базарлы Матак һөнәри училещесы филиал итеп кушыла.

2013 елда Яңа Чишмә районының 118нче Яңа Чишмә һөнәри училещесы көллияткә филиал итеп кушыла.

Көллияттә 19 юнәлеш буенча 7 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Директорлар үзгәртү

1976-1979 Дамир Салих улы Мөхетдинов; 1979-1981 Михаил Яковлевич Круглов; 1981-1994 Леонид Васильевич Валдавин; 1994-1998 Валентина Вениаминовна Зайцева; 1998-20?? Николай Николаевич Сторожев, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Валерий Фадеев; Сергей Владимирович Денисов; 2017 елдан Александр Алексей улы Солдатов[8].

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Алексеевск аграр көллиятенә (филиаллары белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[9] буенча 250 студент кабул ителә.

  • Аш-су остасы, кондитер
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Ветеринария[10]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Уку йортының Уставы буенча атамасы
  2. Казан аграр университеты сайты, archived from the original on 2017-06-08, retrieved 2017-05-25 
  3. KAZAN.AIF.RU, № 23 2013(үле сылтама)
  4. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-25 
  5. История развития ГАОУ СПО «Алексеевский аграрный колледж», archived from the original on 2018-04-08, retrieved 2017-05-25 
  6. Хайруллин Айрат Назипович. Lobbying.ru, archived from the original on 2017-05-20, retrieved 2017-05-25 
  7. 2нче филиалның «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
  8. История развития ГАОУ СПО «Алексеевский аграрный колледж», archived from the original on 2018-04-08, retrieved 2017-05-25 
  9. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  10. 07.05.2015 бирелгән 6448нче санлы лицензия нигезендә(үле сылтама)