Александр Хргиан

Александр Хргиан (21 гыйнвар 1910 — 3 гыйнвар 1993 — совет метеорологы, болыт һәм явым-төшем физикасы һәм атмосфера озон физикасы өлкәсендә белгеч, география фәннәре докторы, Мәскәү университеты профессоры.

Александр Хргиан
Туган 21 гыйнвар 1910(1910-01-21)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 3 гыйнвар 1993(1993-01-03) (82 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре физик, географ, метеоролог, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

Александр Христофорович Мәскәүдә табиб гаиләсендә туган. 1930 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетын «Геофизика» циклы буенча тәмамлый.

1931-1933 елларда ССРБ элемтә юллары Халык комиссариатының юл һәм төзелешләр гыйльми-тикшеренү институты аспирантурасында укый, ә аннары 1933-1938 елларда шунда ук «Тимер юлларда кар белән көрәш» белгечлеге буенча тикшеренүче булып эшли. Бу чорда бер үк вакытта Александр Христофорович Мәскәү Гидрометеорология институтында укый, биредә доцент вазифасын били. Александр Христофорович климатология буенча лекция укый һәм шунда ук 1936 елда «Мәскәү өлкәсе климаты» темасына диссертация яклый, фән кандидаты булып китә. 1938-1940 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясе хәрби-һава көчләрендә синоптик булып хезмәт итә.

1941 елда хәрби хезмәттән демобилизацияләнә һәм Үзәк һава торышы институтында эшли башлый[1], әмма Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле кабат мобилизацияләнә. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафында ул югары хәрби метеорология институтында синоптик гидрометеорологиядән укыта. Шушы ук чорда 1943 елда ул «Развитие идей и методов синоптической метеорологии» темасына докторлык диссертациясе әзерли, аны яклаганнан соң география фәннәре докторы булып китә.

1945-1951 елларда Үзәк аэрология обсерваториясендә һәм (1947 елдан) бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университеты профессоры вазифасында эшли. 1951 елдан ул тулысынча Мәскәү дәүләт университетына күчә һәм гомеренең азагына кадәр МДУ профессоры булып тора.1980-1987 елларда МДУ-ның физика факультетында атмосфера физикасы кафедрасы белән җитәкчелек итә[2].

Альпинист-һәвәскәр үзгәртү

Александр Христофорович альпинист-һәвәскәр була, ул «ССРБ-ның спорт мастеры» булмый, тик «альпинизм буенча өлкән инструктор» исеменә ия була. Яше сиксән чамасы булганда да Хргиан тауларга йөрүен дәвам итә.

Памир тауларында башка ил альпинистлары белән аралашып, Александр Христофорович биш телдә альпинистларның сөйләшү китабын булдыру идеясенә килә, аны гомеренең соңгы елларында тәмамлый.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Физические основания борьбы со снегом на железных дорогах. 1938.
  • Объеденение воздушных судов. 1938 (Авторлар коллективы)
  • Физика облаков. 1961 выдержала 3 издания.
  • Справочник Облака и облачная атмосфера 1989 ( И. П. Мазин, И.М.Имянитовлар белән автордашлыкта)
  • Атмосферный озон, изд. МГУ 1961
  • Физика атмосферного озона Ленинград 292 с. 1973
  • Озоновый щит Земли и его изменения 1992 ( Э. Л. Александров, Ю.А.Израэль и И. Л. Кароль белән автордашлыкта)

Фән тарихы буенча хезмәтләре үзгәртү

    • Об истоках климатологии журнал «Климат и погода» 1935
    • Очерки развития метеорологии (по материалам докторской диссертации) 1948, 2-е издание 1959, в 1970 издана в США на английском языке.
    • Биобиблиографический указатель Метеорологи мира 1992
    • А. А. Россиус Небо, наука, поэзия: Античные авторы о небесных светилах, изд. МГУ 1992 (А. Х. Хргиан написал метеорологические примечания.) ISBN 5-211-00473-6

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Атасының фамилиясе — Хргиян Христофор Пелипосян (Христофор Филлипович) 1870 елда Дондагы Нахичевань шәһәрендә туган.

  1. с 1943 года — Центральный институт прогнозов
  2. Кафедра физики атмосферы

Сылтамалар үзгәртү