Александр Филиппов (1932)

Александр Филиппов (Александр Павел улы Филиппов, рус. Александр Павлович Филиппов) — язучы, тәрҗемәче. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1973), Башкортстанның халык шагыйре (2004). Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы (1965).

Александр Филиппов
Туган телдә исем Александр Павел улы Филиппов
Туган 7 ноябрь 1932(1932-11-07)
Йомагуҗа, Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Үлгән 15 октябрь 2011(2011-10-15) (78 яшь)
Уфа, БР, РФ
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Г. Сәләм премиясе (1973)
Салават Юлаев ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елның 7 ноябрендә БАССР Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында туган.

Урта мәктәпне (1951), Уфада Башкорт педагогия институтын (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) (1956) тәмамлый.

Радио комитетының Салават һәм Күмертау шәһәрләре буенча махсус хәбәрчесе булып эшли.

1961 елдан Уфада. Радиода яшьләр өчен тапшыруларның мөхәррире була.

1968 елдан БАССР язучылар берлегенең рус язучылары бүлекчәсе җитәкчесе, әдәби фонд җитәкчесе (1983-1991), идарә сәркатибы вазыйфаларын башкара.

1991 елдан «Истоки» газетасының мөхәррире.[1]

Иҗаты үзгәртү

А. Филиппов – күп санлы шигырь китаплары авторы. Ул үз иҗатында туган республикасы темасына еш мөрәҗәгать итә. Беренче китабы – «Аҗаган» (Зарница)(1961).

Киноларга сценарийлар яза: «Башкорт балы», «Республиканың бер көне», «БР нефтьчеләре», «БР умартачылыкларында».

Тәрҗемә белән шөгыльләнә: Муса Гали «Кош һәм күз яшьләре», Сәгыйть Мифтахов «Зимагурлар», Хәким Гыйләҗев «Ватан улы», Вазыйх Исхаков «Бахтизин», Фәрит Исәнгулов «Исәннәр өчен һәйкәлләр», Заһир Исмәгыйлев «Салават Юлаев» либреттосы[2]

Китаплары үзгәртү

 
А. П. Филиппов туган авылы мәктәбендә
  • Аҗаганнар (1961)
  • Торна очышы (1965)
  • Бер уч туфрак (1968)
  • Зәңгәр апрель (1970)
  • Дусның кул кысуы (1974)
  • Озак-озак еллар (1976)
  • Ерактагы кайтаваз (1976)
  • Гасырлар җиле (1980)
  • Иҗек (1984)
  • Гасырларның утлы җилләре (1986)
  • Яшен яшьнәгәндә (1987)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек), Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү