Александр Турчинов

Алекса́ндр Валенти́н улы Турчи́нов (укр. Олександр Валентинович Турчинов, 31 март 1964, Днепропетровск) — Украина сәсясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган (бөтен халык алдында сайланмаган).[1]

Александр Турчинов
Туган телдә исем Олександр Валентинович Турчинов
Туган 31 март 1964(1964-03-31) (59 яшь)
Днипро, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Милләт украин
Ватандашлыгы Украина Украина
Әлма-матер Украина милли миталчылык әкәдимиясе[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче АрселорМиттал Кривой Рог[d]
Сәяси фирка «Һромада» бөтенукраин берләшмәсе[d], Батькивщина[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Народный фронт[d] һәм Европа теләктәшлеге[d]
Җефет Анна Владимировна Турчинова[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (1997)
Гыйльми исем: профессор[d] һәм профессор

 Александр Турчинов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Александр Турчинов 1964 елның 31 мартында Днепропетровскида туган.

1986 елда Днепропетровск металлургия институтын тәмамлаган. 1987—1989 елларда — райком сәркатибе, комсомолда пропаганда бүлеге мөдире. КПСС демократик платформасының эшен координацияләгән. 1990 елда "УНА-пресс АПН" информацион агентлыгының Украинадагы бүлегендә баш редактор, 1991 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәясәт һәм хокук институнтын оештырган һәм аның башында торган.

1992—1993 елларда — Днепропетровск өлкә администрациясендә икътисад комитеты җитәкчесе, 1993—1994 елларда — Украина премьер-министры Леонид Кучманың икътисади сораулар буенча киңәшчесе.

1999 елда Юлия Тимошенко белән берлектә «Батькивщина» берләшмәсен оештырган.

2004 елдан — Украина имнлек хезмәте башлыгы; 2005 елда, Юлия Тимошенко хөкүмәтенең отставкасы белән ризасызлык белдереп, үзе дә отставкага чыга. 2007 елның языннан — Украина милли иминлек советы сәркатибенең беренче урынбасары, шул ук елның декабрендә беренче вице-премьер урынына билгеләнә. 2010 елда Виктор Янукович тарафыннан хөкүмәт отставкага чыгарыла, Турчинов та үз постын югалткан.

2012 елда Югары Радага «Батькивщина» фиркасеннән сайлана.

2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү