Александр Патраков

Александр Патраков (Александр Михаил улы Патраков, рус. Александр Михайлович Патраков) – театр рәссамы, Качалов театры баш рәссамы (1997 елдан), РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Татарстанның халык рәссамы (2002), Тукай премиясе лауреаты (2000).

Александр Патраков
Туган телдә исем Александр Михаил улы Патраков
Туган 22 сентябрь 1948(1948-09-22) (75 яшь)
Чиләбе
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре театр рәссамы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 22 сентябрендә Чиләбедә туган. Свердловск сәнгать укуханәсенең педагогика бүлеген (1969), «драма театры рәссамы» белгечлеге буенча Луначарский исемендәге ГИТИСның югары режиссёрлык курсларын (А.П. Васильев курсы) (1973) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Утыз еллык иҗат гомерендә 120 дән артык спектакльне бизәгән. Аның башкаруында спектакльләр буласы сәхнә бизәлеше я шомлы-явыз яңгыраш ала, я мистик серлелек белән өретелә ала. Сәхнә костюмнары остасы булып таныла. Кулланылган материал байлыгы, стилистик чишелеше белән әлеге костюмнар сәнгать әсәре дәрәҗәсенә үсәләр. Һәр спектакльгә әзерләгән афишалары һәм буклет-программкалары рәссамның өлгергән графика остасы икәнен раслый. Качалов театрында рәссам буларак, режиссёр Александр Славутский куйган спектакльләрдә автордаш булып тора.[1]

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

Бизәгән спектакльләре үзгәртү

  • «Ачы!» (Горько!) М. Зощенко
  • «Ревизор» Н.В. Гоголь
  • «Скапен хәйләсе» (Плутни Скапена) Ж.-Б. Мольер
  • «Банкрот» А.Н. Островский (Македониядә куелган)
  • 1997 — «Шомлы йомыркалар » (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
  • 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
  • 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
  • 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
  • 2001 — «Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том- Агата Кристи.
  • 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
  • 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехова.
  • 2005 — «ҖәмгыятЬтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи.
  • 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
  • 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
  • 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев.
  • 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
  • 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
  • 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М.Зощенко.
  • 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.

Балалар өчен үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү