Александр Миславский (1880)

Александр Николаевич Миславский (1880 елның 17 феврале, Казан, Россия империясе1958 елның 14 декабре, Казан, ССРБ) — гистология һәм физиология өлкәсендә Россия һәм совет галиме, Казан нейрогистология мәктәбенә нигез салучы, педагог, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1939), Бөтенсоюз анатомлар, гистологлар һәм эмбриологлар фәнни җәмгыятенең Татар бүлеге беренче рәисе. Россия физиологы Николай Миславскийның улы, Казан университетының мактаулы докторы Александр Миславскийның оныгы.

Александр Миславский
Туган 17 февраль 1880(1880-02-17)
Казан, Россия империясе
Үлгән 14 декабрь 1958(1958-12-14) (78 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре гистулыг, физиолог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Миславский 1880 елның 17 февралендә Казанда танылган Россия физиологы профессор Николай Миславский гаиләсендә туа[1].

Екатеринбургта гимназияне тәмамлап, 1898 елда Александр Казан университетының медицина факультетына укырга керә. Студент елларында аны гистология мавыктыра, аның белән ул Казан нейрогистология мәктәбенә нигез салучы профессор Карл Арнштейн җитәкчелегендә шөгыльләнә.

1904 елда диплом ала, аннан соң медицина факультетының гистология кафедрасы прозекторы ярдәмчесе булып эшли.

1909 елда ул эчке секрекция бизләре күзәнәкләренең секретор процесслары темасы буенча докторлык диссертациясен яклый[2].

1911—1912 елларда Тюбингенда М. Гейденгайнда һәм Парижда медицина академигы Луи Огюст Пренанда укый.

1913 елда — приват-доцент, 1915 елда ул өлкән ассистент була.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында гамәлдәге армия фронтларында Кызыл Хачның алдынгы бәйләү отрядлары табибы булып эшли.

1918 елда фронттан кайткач, ул Казан университетының медицина факультетының гистология кафедрасы профессоры була. КУның медицина факультеты нигезендә Казан дәүләт медицина университеты барлыкка килгәннән соң, Миславский аның проректоры булып эшли һәм гистология кафедрасын җитәкли.

1935 елдан 1949 елга кадәр Миславский мускуллар, ашказаны, эчке секрекция бизләре, күрү органнары һәм скелет мускулатурасы инервацияләре тикшеренүләре белән җитәкчелек итә.

1939 елда аңа «РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелә.

1953 елның июнендә Миславский укучылары һәм коллегалары Бөтенсоюз анатомлар, гистологлар һәм эмбриологлар фәнни җәмгыятенең Татар бүлеген оештыралар, үзенең рәисе итеп Александр Миславскийны сайлыйлар. Соңрак ул мактаулы рәис итеп сайлана һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы вазыйфада кала.

Миславский Советлар Берлегедә төп нейроморфологик тикшеренүләр үзәкләрен булдыруны тәэмин итә[2].

Фәнгә керткән өлеш үзгәртү

Александр Миславский гистология һәм физиология буенча 20гә якын фундаменталь хезмәт авторы. Аның вегетатив нерв системасы гистологиясе буенча хезмәтләре Россия фәнендә И. М. Сеченов, С. П. Боткин һәм И. П. Павлов үстергән нервизм теориясе дәвамы була.

Миславский тукымалар формалашу (гистогенез) теориясен үстерүгә һәм аларның яңарышына зур өлеш кертә.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В.Ю.Альбицкий, М.Э. Гурылева, Н.Х.Амиров и другие. «Казанский государственный медицинский университет (1804-2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора / В.Ю.Альбицкий, Н.Х.Амиров. — Биографический словарь. — Казань: Магариф, 2004. — 472 с.
  2. 2,0 2,1 Швалев Вадим Николаевич Мировое значение казанской нейрогистологической школы. Заслуги её руководителя профессора А. Н. Миславского и сохранение её традиций в последующих исследованиях // Казанский медицинский журнал. — 2013. — В. 3. — Т. 94. — ISSN 0368-4814.