Александр Гаркавец

Александр Николай улы Гаркавец (1947 елның 19 октябре, село, Старобешев районы, Светлый Луч авылында туган[1]) — украин килеп чыгышлы Советлар Союзы һәм Казакъстан галим-тюркологы. Харьков университетын тәмамлаган. «Төрки телләр» белгечлеге буенча филология фәннәре докторы (1987), җәмәгать эшлеклесе. 1988 елдан бирле Алматы шәһәрендә тора. Украинаның ат казанган журналисты (1997).

Александр Гаркавец
Туган телдә исем укр. Олександр Миколайович Гаркавець
Туган 19 октябрь 1947(1947-10-19) (76 яшь)
Светлый Луч[d], Старобешевский район[d], Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Алматы
Ватандашлыгы  СССР
 Казакъстан
Әлма-матер Харьков милли университеты[d]
Һөнәре филолог
Эш бирүче Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d], Казакъстан үзәк дәүләт музее[d] һәм Байтурсынов исемендәге тел белеме институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1988)
Гыйльми исем: профессор[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964-65 елларда Харьков турбина заводында эшләгән. 1970 елда Харьков дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган.

Шуннан соң «Соцiалiстична Харкiвщина» (1970-1971) газетасы мөхәрриятендә эшләгән, Харьков университеты (1971-1972) нәшриятында мөхәррир булган, ССРБ ФА Шәрыкъ белеме институтында һәм А. А. Потебни исемендәге тел белеме Институтында (1972-1975) аспирантурада укыган, тел белеме Институты хезмәткәре булган (1975-1988) һәм бер үк вакытта Киев дәүләт университетында (1978-1981, 1984-1985) укыткан.

Алматыга күчкәннән соң Казакъстан ФА тел белеме Институтының (1988-1992) рус теле һәм социолингвистика (телләрнең үзара тәэсир итешүе) бүлеге мөдире булган; Казнацкультфонд (1992-1994) фән һәм мәдәният буенча мөдире һәм вице-президенты; «Українськi новини» (1994–2000) газетасының баш мөхәррире булган.

1989—2000 елларда — Алматы украин мәдәни үзәгенең рәисе; Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Киңәшмә (1992 елдан бирле), шуннан соң Милли шура әгъзасы булган; Казакъстан халыклары Ассамблеясы Киңәшмәсе әгъзасы (1995—2000). Соңгы, 13-енче чакырылыш (1994—1995) Казакъстан Республикасының Югары Шурасы депутаты, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмгыять оешмалары комитеты рәисе урынбасары. Казакъ ССР «Казакъ ССР-ында телләр турында» закон проектын төзегән.

2000 елдан бирле — Евразия «Дешт-и-Кыпчак» өйрәнүләре Үзәге мөдире; Казакъ дәүләт юридик академиясенең баш фәнни хезмәткәре (2001 елдан бирле); Казакъстан Республикасы Үзәк дәүләт музееның тарих бүлеге белән идарә иткән (2001 елдан бирле)[1].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

20-дән артык китап һәм 140-тан артык фәнни мәкалә бастырган. Фәнни хезмәтләр борынгы һәм хәзерге заман кыпчак телләренә (куман-половец теленә, әрмән-кыпчак теленә, урум теленә), кыпчак язма һәйкәлләренә, башка телләр белән тәэсир итү шартларында төрки телләр үсешенә; тел сәясәтенә, тел контактларына, тел төзелешенә; кырымтатар теленең хәзерге корылышына, кырымтатар язмасының һәм орфографиясенең реформалавына багышланган.

Бүләкләр үзгәртү

  • Отличник просвещения УССР (1988),
  • Медаль А. С. Макаренко (1989),
  • Медаль (памятный знак) «50 лет освобождения Украины» (1994),
  • Заслуженный журналист Украины (13 октября 1997 года) — за значительный личный вклад в укрепление связей Украины и Республики Казахстан, популяризацию культурно-художественного наследия украинского народа[2],
  • Лауреат казахстанской Президентской премии мира и духовного согласия (1997),
  • Лауреат независимой премии «Тарлан» (2003).

Төп фәнни эшләре үзгәртү

  • Конвергенция армяно-кыпчакского языка к славянским в XVI—XVII вв. — Киев: Наукова думка, 1975.
  • Кыпчакские языки: куманский и армяно-кыпчакский. — Алма-Ата: Наука, 1987.
  • Тюркские языки на Украине. — Киев: Наукова думка, 1988.
  • Ана тили. Пособие по крымскотатарскому языку для 7 класса. — Киев: Радянська школа, 1988.
  • Ана тилинде. Хрестоматия по крымскотатарскому языку для 7 класса. — Киев: Рад. школа, 1988.
  • Ана тили. Пособие по крымскотатарскому языку для 8 класса. — Киев: Радянська школа, 1989.
  • Ана тилинде. Хрестоматия по крымскотатарскому языку для 8 класса. — Киев: Радянська школа, 1989.
  • Крымскотатарско-русский словарь (совместно с Ш. Асановым и С. Усеиновым). — Киев: Радянська школа, 1988.
  • Проект Закона Казахской ССР «О языках в Казахской ССР» (1989).
  • 10 лингафонных приложений к учебникам казахского языка для 2-11 классов русских школ и одно приложение к самоучителю казахского языка (всего 60 часов аудиозаписи, 1990—1991).
  • Урумы Приазовья. История, язык, сказки, песни, загадки, пословицы, поговорки, письменные памятники (свод фольклорных и письменных памятников урумов — тюркоязычных греков, выходцев из Крыма) . — Алма-Ата: УКЦ, 1999.
  • Урумский словарь. — Алма-Ата: Баур, 2000.[1]
  • Великая Степь в античных и византийских источниках: Сборник материалов 2018 елның 20 июнь көнендә архивланган.. — Алматы: Баур, 2005. — 1304 с. — Калып:ISBN с опечаткой, 2006 — ISBN 9965248052.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү