Александр Гаглоев

Александр Сергеевич Гаглоев (1990 елның 13 декабре, Цхинвал, Грузия ССР) — Россия футболчысы, КАМАЗ клубы ярымсакчысы.

Александр Гаглоев
Туган 13 декабрь 1990(1990-12-13) (33 яшь)
Цхинвал, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Спартак, Нефтехимик, Оренбург, Биолог[d], Сахалин[d], СКА-Хабаровск һәм КАМАЗ

 Александр Гаглоев Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

«Алания» футбол клубында профессиональ карьерасын башлап җибәрә, аның өчен 2007 ел сезонында беренче дивизионда дебют ясый һәм сезонда 4 матчта уйный. 2009 елгы сезон нәтиҗәләре буенча, «Алания» Премьер-лигага чыгуга ирешә, тик югары лигада Гаглоев уйнамый һәм 2010 ел сезон башында Түбән Каманың «Нефтехимик» клубына арендага бирелә.

2011/12 сезонын шулай ук Ырынбурның «Газовик» ФНЛ клубында арендада үткәрә. Аренда тәмамланганнан соң, «Алания»дән китеп, «Биолог-Новокубанск» ПФЛ клубына күчә һәм анда ярты ел үткәрә. Аннары «Сахалин» клубы белән контрактка кул куя. Аның составында 2013/14 сезонында 11 гол кертеп, «Восток» зонасының иң яхшы бомбардиры була, шулай ук команда белән бергә зона җиңүчесе була һәм Беренче дивизионга чыга. Киләсе сезон нәтиҗәләре буенча, «Сахалин» ФНЛда 16 нчы урынны ала һәм кире ПФЛга китә. Анда 2015/16 сезонда Гаглоев янә «Восток» зонасының иң яхшы бомбардиры була, ул барнавылның «Динамо»сы һөҗүмчесе Владислав Аксютенко белән 12шәр гол кертә.

2016/17 сезонын «Нефтехимик»та уздыра, тик сезон узгач, «Сахалин»га әйләнеп кайта, анда 13 гол кертеп, карьера дәвамында өченче тапкыр «Восток» зонасының иң яхшы бомбардиры була һәм клуб составында янә әлеге зонаның җиңүчесе була, әмма «Сахалин» ФНЛ лицензиясен рәсмиләштерми һәм ПФЛда чыгыш ясавын дәвам итә. 2018/19 сезон нәтиҗәләре буенча «Сахалин» янә «Восток» зонасында беренче урынны яулый, әмма 21 июньдә Россия футбол берлеге бәхәсләрен хәл итү буенча палата «Сахалин»нан өч очконы ала, шуның нәтиҗәсендә клуб титулсыз кала[1].

2019 елда Гаглоев КАМАЗга күчә[2]. Аның составында 2020/21 сезонында ПФЛның 4 нче төркемен ота.

Казанышлар үзгәртү

Команда өчен үзгәртү

  «Сахалин»

  КАМАЗ

Шәхси үзгәртү

  • «Восток» ПФЛ зонасының иң яхшы бомбардиры (3): 2013/14 (11 гол), 2015/16 (12 гол)[3], 2017/18 (13 гол)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Сахалин» лишился трех очков и остался без титула
  2. Гаглоев Александр Сергеевич FootballFacts.ru
  3. Ассоциация «Профессиональная футбольная лига». Новости. әлеге чыганактан 2016-07-08 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү