Алевтина Бровкина

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Бровкина Алевтина Федоровна (Дадонова) (30 июнь 1930, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия табиб-офтальмологы, Россия онкология мәктәбенә нигез төзәүче, медицина фәне докторы (1970). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984), РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1991). Россия Федерациясе Хөкүмәте Премиясе[1] (2002) лауреаты, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы (2004)[1], РФА академигы (2013)[1], балалар офтальмологиясе һәм орбиталь патология курсы белән Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең[2] офтальмология кафедрасы[3] профессоры[4].

Алевтина Бровкина
Туган 30 июнь 1930(1930-06-30) (93 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Алевтина Федоровна Бровкина 1930 елның 30 июнендә Мәскәүдә туган. Бала чагы Ленинградта үтә, биредә аның атасы — фирка хезмәткәре укыган[5]. Сугыш чорында әнисе белән Казакъстанда эвакуациядә була, элгәре Семипалатинск шәһәрендә, аннары Алматыда[5]. 1943 елдан 1948 елга кадәр Чиләбедә яши, монда атасын партиянең кала өлкә комитетының икенче секретаре итеп тәгаенлиләр[5].

Чиләбенең 1-се мәктәбе чыгарылышы укучысы[5].

1954 елда Ленин орденлы Беренче Мәскәү медицина институтының (1-се МОЛМИ) дәвалау факультетын уңышлы тәмамлый, терапия буенча интернатурага укырга керә.[5].

Брянск өлкә күз хастаханәсендә табип-офтальмолог булып эшли[5] ары Мәскәү 36 нчы клиник хастаханәдә офтальмолог булып эшли [4][5].

Мәскәү күз клиник хастаханәдә ординатура тәмамлый[5], һәм шунда офтальмолог булып эшкә торып кала. 1965 елда кандидатлык диссертациясе яклый.[6].

1970 елда докторлык диссертациясе яклый.[5]. 1980 елда профессор дәрәҗәсен ала.

1970 елдан 2004 елга кадәр Гельмгольц исемендәге Мәскәү күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында эшли, биредә өлкән гыйльми хезмәткәрдән алып офтальмология хезмәте җитәкчесенә кадәр юл үтә, һәм 1976 елда илдә беренче офтальмология һәм радиология фәнни-клиник бүлеген оештыра[7], ул авыр патологияне иртә диагностикалау һәм дәвалау ысулларын эшләү белән шөгыльләнә[8] шулай ук бөтен ил буенча 12 төбәк үзәкләренең эшен координациялый. 2003 елдан алып А.Ф. Бровкина җитәкләгән шәһәр офтальмология үзәге Мамонов тыкрыгында Мәскәү Күз Клиник Дәваханәсендә урнашкан, ул тоташ һөнәри белем бирүнең Россия медицина академиясенең гыйльми-педагогик һәм дәвалау базасы булып тора[9][10].

Дипломнан соң белем бирү Россия медицина академиясенең балалар офтальмологиясе һәм орбиталь патология курсы белән офтальмология кафедрасы профессоры булып эшли[11].

Гаиләсе үзгәртү

Ир — Нестеров Аркадий Павлович[5] (1923-2009), табиб-офтальмолог, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе[4].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

А. Ф. Бровкина 420-нән артык гыйльми эш авторы [1], шулардан медицина вузлары өчен 18 китап[1], монография һәм дәреслек. Аның җитәкчелеге астында офтальмология һәм орбиталь патология буенча 40 кандидатлык һәм 11 докторлык диссертациясе яклана[12]. Офтальмология өлкәсендә 40-тан артык уйлап табуга патент авторы[12].

Наградалары һәм казанышлары үзгәртү

  • ССРБ Дәүләт премиясе (1984),
  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе [1] (24.09.1991) — фәнни-педагогик эшчәнлектә казанышлары өчен[13],
  • Халыклар Дуслыгы ордены[1],
  • Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе[1] (2002),
  • Офтальмология өлкәсендә казанышлары өчен Россия Медицина фәннәре академиясенең Академик М.И.Авербах исемендәге бүләк[14]
  • Азәрбайҗан Республикасы Президентының Мактаулы дипломы (30.06.2020) — Азәрбайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында фәнни бәйләнешләрне ныгытуда казанышлары өчен[15].

Һөнәри җәмгияттәдә әгъзалыгы үзгәртү

  • Гомуми Россия табиб-офтальмологлары ассоциациясенең президиумы әгъзасы[16],
  • Офтальмологларның Мәскәү гыйльми җәмгыяте әгъзасы,
  • Берничә профессиональ журналлар редколлегиясе әгъзасы.

Сайланма хезмәтләре үзгәртү

  • Бровкина А. Ф. Новообразования орбиты. — Москва: Медицина, 1974. — 256 с.
  • Деденков А. Н., Бровкина А. Ф., Зарубей Г. Д. {{{башлык}}} // Медицинская радиология. — № 4. — С. 73—75.
  • Опухоли и опухолеподобные заболевания органа зрения: Материалы всесоюз. конф., Таллинн, 18-20 апр. 1989 г. / [Редкол.: А. Ф. Бровкина (отв. ред.) и др.]. — М.: Б. и., 1990. — 191 с.
  • Дифференциальный диагноз заболеваний и травматических повреждений орбиты с помощью компьютерной томографии: Метод. рекомендации / М-во здравоохранения РСФСР; [Сост. А. Ф. Бровкина, В. В. Вальский]. — М.: Б. и., 1991. — 12 с.
  • Бровкина А. Ф. Болезни орбиты. — М. : Медицина, 1993. — 238 с.; ISBN 5-225-01964-1.
  • Офтальмоонкология / Под ред. А. Ф. Бровкиной. — М.: Медицина, 2002. — 420 c.; ISBN 5-225-04157-4.
  • 190 лет. Московская глазная больница: основана 26 января 1826 года : сборник научных трудов / ГБУЗ ГКБ им. С. П. Боткина ДЗМ, Фил. № 1 «Офтальмологическая клиника», ГБОУ ДПО Российская мед. акад. постдипломного образования, Каф. офтальмологии; [отв. ред. А. Ф. Бровкина]. — Москва: Апрель, 2016. — 447 с.; ISBN 978-5-905212-61-1

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Юбилей академика Бровкиной Алевтины Федоровны. Сайт РАН
  2. Лескова Н. Академик А. Ф. Бровкина: «Фантазеры вырастают из почемучек» (Интервью) // Медбук.ру. 2019. 8 июля.
  3. Кафедра офтальмологии РМАНПО
  4. 4,0 4,1 4,2 Лескова Н. Академик А. Ф. Бровкина: «Фантазеры вырастают из почемучек» (Интервью) // Медбук.ру. 2019. 8 июля.
  5. 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 Бруштейн Л. Академик РАН А. Ф. Бровкина: Мой жизненый девиз: «Прорвёмся!» (интервью) // "Поле зрения. 2018. № 2.
  6. Бровкина А. Ф. Клинико-рентгенологические особенности опухолей орбиты и роль антиографии в их распознавании [Текст]: Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата мед. наук / Центр. ин-т усовершенствования врачей. — Москва: [б. и.], 1964. — 13 с.
  7. Отдел офтальмоонкологии и радиологии. А. Ф. Бровкина, archived from the original on 2017-06-27, retrieved 2021-10-13 
  8. Т. Нефедова. Московский научно-исследовательский институт глазных болезней им. Гельмгольца // Больница. 1999. № 8. С. 7-8.
  9. Сайт «ГКБ им. С. П. Боткина ДЗ г. Москвы» Филиал № 1 «Офтальмологический стационар», archived from the original on 2018-04-07, retrieved 2021-10-13 
  10. Злаказова Н. Офтальмологическая КБ г. Москвы: главное для нас — помочь больному человеку (интервью с главным врачом клиники Е. Гришиной // Кто есть Кто в медицине. 2011. № 3(53)
  11. Кафедра офтальмологии РМАНПО(үле сылтама)
  12. 12,0 12,1 К юбилею А.Ф. Бровкиной // Клиническая Офтальмология. 2020. №3, С. 116-116
  13. Указ Президента РСФСР от 24 сентября 1991 года «О присвоении почётного звания «Заслуженный деятель науки РСФСР»
  14. К юбилею А.Ф. Бровкиной // Клиническая Офтальмология. 2020. №3, С. 116-116
  15. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики o награждении А.Ф.Бровкиной «Почётным дипломом Президента Азербайджанской Республики»
  16. Бровкина Алевтина Федоровна на сайте Ассоциации врачей-офтальмологов. әлеге чыганактан 2019-06-15 архивланды. 2018-06-09 тикшерелгән.