А́лан Си́дни Па́трик Ри́кман (ингл. Alan Sidney Patrick Rickman; 1946 елның 21 февралендә туды) — британия театр һәм кино актеры.

Алан Рикман
Туган телдә исем Alan Sidney Patrick Rickman
Туган 21 февраль 1946(1946-02-21)[1][2][3][…]
Һаммерсмит[d], Хаммерсмит и Фулем[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания
Үлгән 14 гыйнвар 2016(2016-01-14)[4][5][1][…] (69 яшь)
Лондон, Бөекбритания[6]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d][7]
Яшәгән урын Һаммерсмит[d]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Челси сәнгать һәм дизайн көллияте[d], Кыйрал драматик сынлы сәнгать академиясе[d][8], Латимер югары мәктәбе[d][9] һәм Кыйрал сынлы сәнгать мәктәбе[d]
Һөнәре актер, режиссер, сценарист
Сәяси фирка Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе
Җефет Рима Хортон

 Алан Рикман Викиҗыентыкта

Алан Рикман 1946 елда Лондонда туа. Актерлык сәнгатенә ул соң керешә, 26 яшендә дизайнер белгечлегеннән драматик сәнгать академиясенә күчә. Башта Шекспир, Чехов, Миллер әсәрләрендә күп уйный. 1980нче еллар башында британ телевидениесендә күренә башлый.

Кино өлкәсенә исә Рикман тагын да соңрак, 40 яшь тулгач кереп китә һәм шундук дөньякүләм танылу казана. "Баш бирмәс" фильмында ул мөлаем Һанс Грубер ролен башкара һәм шуннан соң Һолливудта барлык террорчылар аның мисалында уйный башлый. Бу роль Рикманга шактый күп тәкъдимнәр китерә. Ул "Робинд Һуд: караклар шәһзадәсе" фильмында Ноттингем шерифы, "Гакыл һәм хисләр"дә полковник Брэндон, "Галактиканы эзләгәндә" киносында Александр Дэйн, "Догма"да Метатрон рольләрен башкара. Распутин роле өчен ул "Алтын глобус" һәм "Эмми" бүләкләре ала.

Тамашачыларның чын яратуына актер Гарри Поттер фильмнары аша ирешә. Бу фильмда аңа профессор Северус Снейп роле бирелә һәм ул аны оста башкара. Башта таләпчән, гаделсез һәм тәкәббер булып күренеп, беренче фильмнарда ул иң явыз персонажларның берсе була. Тик соңрак аның яшерен изге гамәлләре билгеле булып, ул каһарманга әйләнә. Рикман башкаруында бу роль фильмны бизәп тора, аңа ниндидер үзенчәлек өсти.

Соңгы тормыш елларда да Алан Рикман экраннарда еш күренде. "Чын мәхәббәт", "Парфюмер", "Кар бәлеше" кебек фильмнарда аны күп кеше таныган. Аның Тим Бертон белән дә хезмәттәшлеге актив булган, мисал өчен, "Суини Тодд" фильмында ул явыз хөкемдар ролен уңышлы башкара. "Алиса могҗизалар илендә" фильмында күбәләк корты аның тавышы белән сөйләшә.

Алан Рикман 2016 елның 14 гыйнварында Лондонда вафат була.

Фильмография үзгәртү

Иң популяр фильмнар:

Ел Татар исеме Оригиналь исем Сурәт
1991 «Робин Гуд, караклар принцы» Robin Hood: Prince of Thieves Ноттингем шерифы
«Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» Harry Potter and the Philosopher’s Stone Северус Снегг
2002 ел «Гарри Поттер һәм Яшерен зал» Harry Potter and the Chamber of Secrets' Северус Снегг
2004 «Гарри Поттер һәм Азкабан качкыны» Harry Potter and the Prisoner of Azkaban Северус Снегг
2005 «Гарри Поттер һәм Ут кубогы» Harry Potter and the Goblet of Fire Северус Снегг
2006 «Парфюмер: Бер җинаятьче тарихы» Perfume: The Story of a Murderer Антуан Риши
2007 «Гарри Поттер һәм Феникс ордены» Harry Potter and the Order of the Phoenix Северус Снегг
«Суини Тодд» Sweeney Todd: The Demon Barber of Fleet Street Тёрпин хәкиме
2009 «Гарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә» Harry Potter and the Half-Blood Prince Северус Снегг
2010 «Алиса могҗизалар дөньясында» Alice in Wonderland Гусеница?
«Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: I өлеш» Harry Potter and the Deathly Hallows: Part I Северус Снегг
2011 «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре: II өлеш» Harry Potter and the Deathly Hallows: part II Северус Снегг

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Internet Broadway Database — 2000.
  2. Encyclopædia Britannica
  3. filmportal.de — 2005.
  4. Alan Rickman, giant of British screen and stage, dies at 69
  5. Alan Rickman dies at 69 due to cancer — 2016.
  6. 6,0 6,1 Alan Rickman, giant of British screen and stage, dies at 69
  7. http://www.bbc.co.uk/news/entertainment-arts-35313604
  8. Alan RickmanRoyal Academy of Dramatic Art.
  9. Alan Rickman // The Times / T. GallagherLondon: Times Newspapers, 2016. — ed. size: 440581 — ISSN 0140-0460; 0956-1382; 1363-7746