Аксыргак (лат. Verátrum ) - лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Аксыргак
Халыкара фәнни исем Veratrum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мелантичәләр[d]
Таксономик төр V. album[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Аксыргак Викиҗыентыкта

Аксыргак
Халыкара фәнни исем Veratrum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мелантичәләр[d]
Таксономик төр V. album[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Аксыргак Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

45 ләп төре билгеле, Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

Татарстанда бер төре Лобель аксыргак (V. lobelianum) күбесенчә көньяк районнарда очрый. Тугай болыннарында, дымлы урман аланнарында, урман буйларында үсә.

 
Veratrum oxysepalum
 
Veratrum nigrum
 
Veratrum stamineum

Ботаник тасвирлама

үзгәртү
 
Аксыргак язын

Тамырчасы күпсанлы шнурсыман тамырлар белән калынайган, юантык, тармаклы, кыска. Сабагы туры, юан, 100-150 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, эре, киң эллипс формасында, озынча җыерчыклы. Чәчәкләре күзгә чалынмый, саргылт яшел төстә, сабак очындагы озын себеркәчкә җыелган. Җимеше – өч аерылы коры тартмачык. Орлыклары җил белән оча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август аенда өлгерә. Күпьеллык үсемлек. Маллар ашамый. Яшь хайваннар ашап агулана ала.

Куллану

үзгәртү

Тамырчасында алкалоидлар, гликозид, сумала, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында спиртлы төнәтмәсе һәм сулы төнәтмәсе ялкынсыну авыруларында авыртуны басу өчен кулланыла.

Аксыргак – агулы үсемлек, печәнлек һәм көтүлекләрдәге иң агулы үсемлекләрдән санала, аның белән йорт хайваннары агулана. [3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү