Акростих – һәр юлның беренче хәрефләре өстән аска таба укыганда нинди дә булса сүз, күп кенә очракларда кеше исеме яки фамилиясе барлыкка килерлек итеп язылган шигырь. Акростих б.э.к. VI гасырда борынгы грекларда ук билгеле була. Мондый төзелеш прозада да очрарга мөмкин. Акростих сирәк кулланыла һәм, кагыйдә буларак, аерым нәфис мәгънә аңлатмый. Борынгы язмаларда, әсәрдә авторның исеме күрсәтелмәгән вакытта, акростих еш кына текст ахырында кулланылган һәм яшерен рәвештә авторның исемен аңлаткан.

Функциональ яктан акростихның берничә төре бар:

  • акростих-ачкыч: беренче хәрефләре буенча укыла торган текст әсәрнең мәгънәсен белдерә һәм автор уйлавы буенча, укучы тарафыннан ачыкланырга тиенеш; еш кына бу төр аша шигырь-табышмаклар бирелә.
  • акростих-багышлау: беренче хәрефләре буенча укыла торган текст әсәрнең адресатын ачыклап бирә һәм еш кына бик игътибарлы укучыга гына аңлашыла.
  • акростих-шифр: беренче хәрефләре буенча укыла торган текст әсәрнең эчтәлегенә катышмаса да, аңа яңа, бөтенләй башка мәгънә бирә. Еш кына мондый акростихны сәяси максатларда яки кемнедер дә булса кимсетү-хурлау өчен кулланалар.
  • әлифбалы акростих (абесцедарий): монда шигырьдә һәр строфаның беренче хәрефләре әлифба буенча тезеләләр. Татар балалар шагыйре Рәшит Мәннан мондый төр акростихның чын остасы дип санала, аның, мәсәлән, «Исхакый әлифбасы» дигән шигыре – Гаяз Исхакый тормышына багышланган әлифбалы акростихы бар.

Чыганак үзгәртү