Академик ишкәк ишү

Академик ишкәк ишүспорт тарихында иң борынгы спорт төрләренең берсе. 1892 елда оешкан Халыкара ишкәк ишү федерациясе FISA (ФИСА) 1896 елгы Олимпия уеннары программасына кертелгән беренче халыкара федерация була.

2008 елда Дөнья чемпионатына һәм Паралимпия уеннарына адаптацияләнгән ишкәк ишү ярышлары кертелә. ФИСА тарафыннан Дөнья чемпионатлары, Дөнья Кубоклары, Олимпия, Яшүсмерләр Олимпия уеннары, төбәк һәм Континенталь уеннар үткәрү өчен билгеле бер шартлар булдыру таләп ителә. Регата өчен сулыкта алты экипаж өчен аерым, туры һәм параллель юллар булырга тиеш. Аның озынлыгы 2 000 метр дип билгеләнгән. Әлеге таләпләр ярышлар гадел үтсен, нәтиҗәләр дөрес булсын өчен кирәк.

Академик ишү буенча ярышлар (регата) – бер яки берничә программа номерыннан торган спорт ярышы. Спортчылар төрле класстагы көймәләрдә дә узыша. Алар җенес, яшь, авырлык буенча төрле категорияләргә бүленә.

Ярышлар ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да үткәрелә.

Академик ишү парлы һәм киереп ишү төрләренә бүленә.

Парлы ишү вакытында ике ишкәк тә кулланыла, ә киереп ишү вакытында бер ишкәк кенә эшли. Экипаж составы, ярышның төренә карап, бер, ике, дүрт яки сигез спортчыдан торырга мөмкин. Кайбер төр ярышларда спортчыларның авырлыгы билгеле бер күләмнән артмаска тиеш.

Татарстанда академик ишү үзгәртү

Татарстан ишкәкчеләре Олимпия уеннарында өч тапкыр катнаша. 1976 елда Монреальдәге Олимпиадада якташыбыз Александр Плюшкин катнаша. Сигез кешелек экипаж составында алар сигезенче булып финишка килеп җитәләр. Лидия Аверьянова исә 1988 елда дүртенче урынны ала. Ул да сигез кешелек экипаж составында чыгыш ясый. 1996 елда Атлантада чыгыш ясаган Түбән Кама егете Александр Устинов исә 13нче урын алып кайта.

Казан ишкәк ишү спортының горурлыгы — Лидия Аверьянова (1960 елның 4 мартында Казанда туган). Ул җиде тапкыр СССР чемпионы (1983 – 1989 елларда), Дөнья чемпионы (1983, 1985, 1986 елларда), Сеулдагы Олимпия уеннарында катнашып, 4 урын алган спортчы. 1984 елда Атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Татарстан башкаласында Ишкәкле спорт төрләре үзәге ачылганнан соң, Мәскәү һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә үткәрелә торган ишкәк ишү буенча бөтенроссия ярышлары Казанга күчә. 2011 елның җәендә Казан студентлар арасында Дөнья чемпионатын һәм Олимпиада программасына кертелмәгән программа буенча Россия чемпионатын кабул итте. 2012 елның июнь ахырында әлеге ярышлар кабат Казанда үтәчәк. Июльдә исә Урта Кабанда егетләр һәм кызлар арасында Россия яшьләр беренчелеген уздыралар. Сентябрьдә дә ярышлар күп булачак: Казанда спотның ишкәк ишү төрләре буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты һәм Россия Президенты призына Президент регатасы көтелә.

Чыганаклар үзгәртү