Академик Кирпичников урамы (Казан)

Казаннның Совет районында урнашкан урам

Академик Кирпичников урамы, Петр Кирпичников урамы (рус. Улица академика Кирпичникова) — Казанның Совет районындагы урам. Академик Губкин урамы белән киселештә башлана. Академик Арбузов урамы белән киселештә тәмамлана. Пионер, А. Попов, 8 Март урамнары белән кисешә. КХТИ ректоры Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) исемен йөртә. Почта индексы 420029.

Академик Кирпичников урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Совет районы һәм Казан
Почта индексы 420029

Тарих үзгәртү

Элекке исеме Октябрьнең 50 еллыгы урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урамның исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан химик-технолог, КХТИның ректоры, профессоры булып эшләгән, РСФСР атказанган фән эшлеклесе, ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы, академик, талантлы оештыручы Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) истәлегенә Академик Кирпичников урамы итеп үзгәртелә[1].

Игътибарга лаек обьектлар үзгәртү

Шәхесләр үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү