Айнис Ратх ул Төньяк Ирландиядә Ферманагһ Графлыгында Лох Эрнеда урнашкан утрау. Ул шулай ук “Харе Кришна Утравы” буларак мәгълүм . Утрауда төп бина булып Лэйнсборо графы Кавендиш Батлер тарафыннан төзелгән Виктория стилендәге коттедж тора. Ул соңрак граф Эрнга сатылган булган һәм ау ложасы булган. 1982 елда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте монахлары төркеме Айнис Ратхны сатып алганнар һәм йортны Харе Кришна үзәгенә әйләндергәннәр. Көнбатыш канатында Һинд дине гыйбадәтханәсе төзелгән булган. Айнис Ратхта 22 акрлы табигать тыюлыгы бар, ул җәмәгать өчен ачык. Шулай да утрауда булганда алардан ит ашамаска, тәмәке тартмаска яки алкоголь эчмәскә таләп ителән. Кунаклар өчен бердәнбер җайланма булып эко-дустанә туаләт һәм бушлай паром хезмәте тора, ул якшәмбе көннәрендә эшли.  [1]

Искәрмәләр үзгәртү