Азат Ахунов - Филология фәннәре кандидаты, журналист. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укып, берьюлы көнчыгыш телләр (гарәп теле) буенча да белгечлек ала. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлап, филологиядән кандидатлык диссертациясен яклый.

Азат Ахунов
Туган телдә исем Азат Марс улы Ахунов
Туган 2 апрель 1970(1970-04-02) (54 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан шәһәре
Яшәгән урын Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-филолог, журналист

1988-1989 елларда - хәрби хезмәттә.

2006-2009 елларда «Идел» журналының рус басмасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2009 елда журналистикадагы эшчәнлеге өчен "Бәллүр каләм" республика һөнәри конкурсының төп номинациясендәге – “Журналистикада исем” бүләгенә ия булды.[1]

Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ каршында Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә[2] әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү