Адыгея дәүләт университеты

[1]

Адыгея дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1940[1][2]
Рәсми исем Майкопский учительский институт, Майкопский государственный педагогический институт, Адыгейский государственный педагогический институт һәм Адыгейский государственный университет
Кыскача исем АГПИ һәм АГУ
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Майкоп
Рәсми веб-сайт adygnet.ru(рус.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Адыгея дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Адыгея дәүләт университетыРоссия Федерациясе субъекты Адыгея Республикасы башкаласы Майкоп шәһәрендә урнашкан югары уку йорты.

АДУда узган фәнни конференция делегатлары, Майкоп, 28.5.2002

Тарихы үзгәртү

Адыгея дәүләт университетының тарихы 1940 елда, Майкоп шәһәрендә 1952 елда Адыгея педагогика институты, ә 1993 елда дәүләт университеты булган укытучылар институты ачылу белән башлана. Хәзерге вакытта Адыгея дәүләт университеты Адыгея Республикасының әйдәп баручы уку-тикшеренү үзәге булып тора.

Төзелеше үзгәртү

Адыгея дәүләт университеты составына Сәнгать институты, Физик культура һәм дзюдо институты һәм Комплекслы проблемалар фәнни-тикшеренү институты керә. Алар үз чиратларында математика һәм компьютер фәннәре, инженер-физик, табигать белеме, тарих, филология, адыг филологиясе һәм мәдәнияте, чит телләр, юридик, икътисад, педагогика, социаль технологияләр һәм туризм, халыкара факультетларына бүленәләр.

Университетның Апшеронск, Белореченск, Ейск, Новокубанск, Сочида шәһәрләрендә һәм Кошехабль авылында филиаллары бар.

Университетта 42 югары һәм урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча укулар бара.

Университетта 12 000 студент белем ала, шуларның якынча 2000 — чит ил студентлары.

Укытучылар составы якынча 650 кешедән тора, шуларның якынча йөзе фәннәр докторы һәм якынча дүрт йөзе фәннәр кандидаты булып тора.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Университет адресы: Россия, 385000, Майкоп шәһәре, Беренче Май ур., 208.

Университет ректоры булып Мамий Дауд Казбекович тора.

Ректорлары: Ячиков, Александр Карухович, Хутыз, Ким Конса Улы, Хунагов, Рәшит Думалич (1996 елдан 2019 елга кадәр), Мамий, Дауд Казбек улы (2019 елдан).

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  2. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942