Адриан дивары (ингл. Hadrian's Wall, рус. Вал Адриана, Стена Адриана, лат. Vallum Hadriani) — 122 һәм 126 елларда Рим империясе тарафыннан төзелгән таш дивары. Адриан императоры тарафыннан җирләрне яклау максатыннан төзелде. Дивар озынлыгы — 117 км, киңлеге — 3 м, биеклеге — 5-6 м.

Адриан диварның урнашуы
Адриан диварның тышкы күренеше

Антонин дивары төзелгәннән соң, Адриан дивары кирәклеге бетте, һәм ул әкреннәп җимерелде. Ләкин 209 елда Септимий Север императоры аны торгызырга әмер итте, һәм аның буенча Рим империясенең чикләрен билгеләргә кушты.

Пиктлар берничә тапкыр аңа хөҗүм иттеләр, һәм 385 елда римлылар аны калдырдылар. Бүгенге көндә аны әле кайбер җирләрдә күреп була.

Шулай ук карагыз үзгәртү