Аналык өстәлмәләренең, мәсәлән, күкәйлек һәм аналык көпшәләренең ялкынсынуы (аднексит) — шактый киң таралган чир. Ул стрептококклар, стафилококклар һәм башка патоген микроорганизмнар тәэсирендә барлыкка килә. Шулай ук бу процесста җенси юл белән күчә торган микроблар да катнаша. Инфекция аналык көпшәләренә һәм күкәйлеккә еш кына җиңсәдән керә. Ләкин авыруга китерүче микроблар аналык өстәлмәләренә кан һәм лимфа белән организмның башка ялкынсыну учакларыннан да керергә мөмкин. Шулай ук аборттан соң яки күрем вакытында җенси якынлык кылганда да ялкынсыну очраклары бар.

Аднексит
Сурәт
Зыян китерә Аналык көпшәсе
Саклык белгечлеге хатынкызбелем[d]
ICPC 2 идентификаторы X74
NCI Thesaurus идентификаторы C26880[1]
 Аднексит Викиҗыентыкта

Еш кына патологик процесс организмның артык суынуы нәтиҗәсендә була. Бу, күбесенчә, һава торышы белән исәпләшмичә, җиңел киенеп йөргән хатын-кызларда күзәтелә. Мәсәлән, бик салкын көннәрдә дә кайбер кызлар кыска итәк һәм юка колготки гына киеп йөриләр.

Иммунитет көчсезләнү, стресслар, арыганлык, дөрес тукланмаулар да аналык өстәлмәләре ялкынсынуга китерә торган факторлар булып тора.

Ялкынсыну бер яки ике яклы булырга мөмкин. Кайвакыт чир бик сизелми торган симптомнар белән генә бара һәм катлауланулар барлыкка килгәч ; кенә үзен сиздерә.

Авыруның билгеләре — температураның 37 градуска (сирәгрәк 38 градуска) кадәр күтәрелүе, калтырану, эчнең аскы өлеше, ә кайчак бил һәм сигезкүз сөяге (крестец) тирәсендә авыртулар. Шулай ук күрем циклы бозылу, җиңсәдән гадәти күренеше һәм күләме үзгәргән бүлендекләр килү, күкрәк тыгызлану күзәтелергә мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер хатын-кызлар бу тайпылышларга җитди карамыйлар һәм табибка үз вакытында мөрәҗәгать итмиләр, ә мондый мөнәсәбәт аркасында кискен ялкынсыну дәвамлы формага күчәргә мөмкин.

Хроник ялкынсынуның билгеләре нинди соң? Иң әүвәл, өзлеккән ва­ кытларда сызлый торган авырту барлыкка килә, җенси юллардан даими рәвештә бүлендекләр килү күзәтелә һәм күрем циклы бозыла. Болардан кала авырулар гомуми хәлсезлеккә, баш авыртуга, йокы бозылуга зарлана. Хро­ ник аднексит аналык көпшәләрендә инфильтрат (тукымаларда кан, лимфа белән катнашкан күзәнәкләр җыелу) барлыкка килү, тукымаларның кайбер өлешенең күләме артуы һәм тыгызлануы белән, лайлалы тышчаларының нормаль физиологик функциясе бозылу белән характерлана. Аналык көпшәләре һәм күкәйлекләр арасында тоташтыргыч җепселле тукымалар барлыкка килү — шактый начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Кайвакыт хроник аднексит вакытында пиосальпинкс — аналык көпшәсендә эрен җыелуы күзәтелә, бу—көпшәнең ярылуына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, ялкынсыну процессының корсак куышлыгына күчүе һәм перитонит авыруы башланып китү ихтимал. Моннан кала, өстәлмәләрнең ялкынсынуы — аналыктан тыш йөклелек сәбәбе булып тора. Кыскасы, аднексит — бик мәкерле чир. Статистика буенча, аналык өстәлмәләре ялкынсыну белән авырган һәр бишенче хатын-кыз бала тудыруга сәләтсез булып кала. Менә нәрсә өчен авыруның беренче билгеләре сизелү белән үк гинекологка күренергә кирәк. Аналык өстәлмәсе ялкынсынганда үз-үзсңне дә­ валау белән шөгыльләнергә ярамый. Мондый дәва вакытында вакытлыча җиңеллек килсә дә, авыру тулысынча җиңелмәскә, киресенчә тагын да катлауланырга мөмкин.

Дәвалау процессы табиб күзәтүе астында барырга тиеш. Ул нинди инфек­ ция авыруга китергәнлеген тикшереп ачыклаганнан соң, кирәкле дәва кур­ сын билгели. Хастаханәдә дәвалану яхшырак, чөнки ул комплекслы алып барылырга тиеш. Дәвалау исә бактерияләргә каршы, авыртуны басучы дарулар, витаминнар, иммунитетны ныгытучы препаратлар билгеләү, физиотерапевтик процедуралар уздыру һәм башка чаралардан гыйбарәт.

Аналык өстәлмәләренең ялкынсынуын ничек кисәтеп була? Иң әүвәл — организмны суыклардан сакларга, һава торышына туры килерлек итеп киенеп йөрергә кирәк. Организмны чыныктыру шактый зур роль уйный. Белгеч белән киңәшеп физкультура, спорт (бигрәк тә йөзү) белән шөгыльләнү, эш һәм ял режимын дөрес алып бару уңай нәтиҗә бирә. Гинеколог тәкъдим иткән контрацепция чараларын дөрес куллана белү, аналыкка спираль куй­ дырганда таләп ителгән шартларын дөрес үтәү зарур. Бу чаралар көтелмәгән йөклелектән дә, һәм үз чиратында, күп ялкынсынуларның сәбәбе — аборт ясатудан да саклар.

Искәрмәләр үзгәртү