Әстерхан чикләвеге

(Ästerxan çikläwege битеннән юнәлтелде)

Әстерхан чикләвеге (лат. Júglans régia) — Чикләвек ыругының агачлар төре, Чикләвекчәләр (Juglandaceae) гаиләлегенә карый.

Әстерхан чикләвеге
Халыкара фәнни исем Juglans regia L., 1753[1]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон чикләвек[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 21[d]
Нәрсәнең чыганагы Әстерхан чикләвеге (җимеш), English walnut wood[d], walnut leaf[d] һәм Ореховое масло[d]

 Әстерхан чикләвеге Викиҗыентыкта

Әстерхан чикләвегенең өлгергән җимеше һәм орлыгы

Тасвир үзгәртү

Зур агач, биеклеге 25 метрга җитә, калын соры төсле кәүсәсе диаметры 3-7 метрга җитә, киң ябалдашы белән.

Оешма яфраклы агач.

Җимешләре - зур бер орлыклы чикләвек, калын сүсчел яшел төсле кабыгына һәм нык күкәй сыман яки шар сыман төшкә ия. Өлгергәч, кабыгы кибә һәм үзе аерылып китә, төше үзе ачылмый.

Гадәттә май аенда чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә, октябрьдә пешәләр.

Таралыш үзгәртү

Кыргый хәлдә Кавказ арты ягында, аеруча Талыш тауларында, төньяк Кытайда, төньяк Һиндстанда, Тән-Шән тауларында, Иранда, Юнанстанда үсә. Шулай ук көньяк Казакъстанда, Кыргызстанда, Фәрганә тауларында таралган.

Каты салкынга чыдамсыз, -25...-28 С туңып бетә.

Кулланылыш үзгәртү

Әстерхан чикләвеге ашарга яраклы, бик файдалы, тәмле, шифалы орлыкларына ия. Аннан төрле ашамлыклар, хәлвә, кәнфитләр, тортлар пешерелә.

Әстерхан чикләвеге орлыкларыннан май ясала, ул ашарга яраклы, шулай ук сабын, тушь, буяулар җитештерүдә кулланыла.

Яфраклары витамин һәм җәрәхәтне төзәтү чарасы буларак кулланыла. Әстерхан чикләвегеннән ясалган шулпа яки төнәтмә ашказаны, гинекологик, бөер, сидек куыгы, стоматит, ангина чирләрен дәвалау өчен кулланыла, шулай ук авитаминоз, атеросклероз, ябыгу вакытында эчәләр.

 

Кайры

 

Бөреләр

 

Яфраклар

 

Серкәч чәчәкләре

 

Җимешлек чәчәкләре

 

Өлгермәгән җимеш

 

Өлгергән ачылган җимеш

Сылтамалар үзгәртү

  • Губанов И. А. и др. Дикорастущие полезные растения СССР / Отв. ред. Т. А. Работнов. — М.: Мысль, 1976. — С. 81—85. — (Справочники-определители географа и путешественника)
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.