«Таң нуры» синдромы

«Таң нуры» синдромы бик сирәк, гадәттә бер яклы, төрле дәрәҗәдә чагылган зарарлану белән очраклы патология. Ике яклы очраклар тагын да сирәгрәк очрый һәм нәселдән килә ала.

Ачыклау үзгәртү

1. Билгеләре

• Күрү үткенлеге нормаль була яки төрле дәрәҗәгә кадәр төшә ала.

• Зарарланган хориоретиналь тукымалар боҗрасы белән әйләндереп алынган бүрәнкәсыман экскавация белән зур диск (рәс. 3.40а).

• Глиаль тукыманың ак бәйләме үзәк өлеш өстендә ята һәм калган гиалоид калдыкларыннан гыйбарәт.

• Кан тамырлары экскавация кырыена радиаль юнәлештә чыга һәм тәгәрмәчнең энәләрен хәтерләтә. Аларның саны күп һәм веналарны артерияләрдән аеру кыен.

2. Өзлегүләр

• Якынча 30% очракта челтәркатлауның сүлле кубарылуы үсеш ала (рәс. 3.40б).

• Хориоидаль тамырлану сирәк очрый һәм зарарлану өлкәсе янында үсеш алырга мөмкин (рәс. 3.40в).

Бергә булган системалы патология үзгәртү

Бергә булган системалы патология хас түгел, ләкин түбәндәге тайпылышлар була ала.

1. Фронтоназаль дисплазия — түбәндәге билгеләр белән сыйфатланган иң мөһим патология.

• Битнең урта өлешенең аномалияләре, шул исәптән гипертелоризм, борынның яссы биле (рәс. 3.40г), өске иреннең урта өлешендә уемтык, кайвакыт —  йомшак аңкауның урта өлешенең бүленүе.

• Баш сөяге нигезе кимчелеге өчен базаль энцефалоцеле (рәс. 3.40д).

• Сөялсыман өлешнең булмавы (рәс. 3.40e) һәм гипофизар җитешсезлек.

2. II типтагы нейрофиброматоз бик аз таралган.

3. PHACE синдромы арткы ми үсешенең кимчелекләре, битнең зур гемангиомалары һәм йөрәк-кан тамырлары аномалияләре белән сыйфатлана. Хатын-кызларны гына диярлек зарарлый.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.