«Мин татарча сөйләшәм» акциясе

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Гадәттә, төп чаралар апрель аенда уза. Акция оештыручылары — Үзебез яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Акциягә Татарстан Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлек белдерә[1].

Акция логотибы

Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү. Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» 2006 елда киләчәктә «Үзебез» хәрәкәтенә берләшәчәк яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырылган. Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыруга юнәлгән иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора[2].

Концерт үзгәртү

Акциянең төп чарасы — 26 апрель көнне Бауман урамында уза торган концерт. Биредә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясый, төрле бәйгеләр оештырыла, «Синең беренче 150 татар сүзең» сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар таратыла.

2020 нче елда онлайн-формат узган[3]. 2022-2023 нче елларда Камал театры каршында узган.[4]

Татар-дозор үзгәртү

2010 елда акция кысаларында беренче тапкыр "Татар-дозор" уены оештырылды. Биредә 6-10 кешелек дистәгә якын команда катнаша. Берничә сәгать эчендә алар 5 биремне үтәргә тиеш. Мәсәлән биремнәр арасында халыкны татарча сөйләштерү, кибетләрдә татар телен куллану белән танышу, транспортта Казан турында сөйләү, Бауманда татарча биергә өйрәтү кебек чаралар бар. Иң яхшы командаларга бүләкләр тапшырыла[5].

2011 елда Татар-дозорның спонсоры булып Билайн катнашты[6].

Интернет татарча сөйләшә үзгәртү

2011 елда «Мин татарча сөйләшәм» кысаларында «Интернет татарча сөйләшә» чарасы да уздырыла башлады. Акциянең максаты — кулланучылар арасында Интернетта татарча аралашуны популярлаштыру[7].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү