«Ислам нуры» газетасы

«Ислам нуры»Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче газета. Әлеге газетның беренче саны 1995 елда Хәлил Шәрипов һәм Иршат Шәйхаттаров тырышлыгы белән дөнья күрә. Газетаның эчтәлеге дини-иҗтимагый юнәлештә. Төп максаты – Исламның гомумкешелек кыйммәтләрен халыкка җиткерү, дини гыйлем бирү, мөселманнарны үзара аралаштыру, фикерләштерү.

Ислам нуры
Tөр

дини газета

Формат

А3


Гамәлгә куючы

Иршат Шәйхаттар

Нәшер итүче

Татарстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзараты, «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәге

Баш мөхәрир

Хәлил Шәриф

Нигезләнгән

1995

Тел

татар теле

Төп офис

Чаллы, 423802, Үзәк урам, 72

Тиражы

2000 (2016)


язылу индексы

54149

Веб-сайт: http://www.islamtatar.ru/down/view/gazeta_islam_nuri_tatarskiy_yazik.html

Аны бүгенге көндә (2015), Татарстаннан тыш, Русиянең 29 төбәгендә яздырып алып укыйлар. Иң күп язылучы төбәкләр: Башкортстан, Ырынбур, Киров, Чиләбе, Ульян, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Пермь крае. Газета айга ике тапкыр чыга, А3 форматында яртылаш төсле итеп, сыйфатлы офсет кәгазендә басыла.

Сылтамалар үзгәртү